Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузин шәрәбләре UNESCO исемлегенә кертелде


Грузиядә шәрәб җитештерү өчен кулланылган технология UNESCO оешмасының "яклау һәм саклауга мохтаҗ матди булмаган ядкарьләр" исемлегенә кертелде.

Азәрбайҗан башкаласы Бакуда узган утырышта әлеге исемлек яңартылып яңа ядкарьләр өстәлде. Грузин шәрәбләреннән тыш исемлеккә быел японнарның милли ашлары, Урта диңгез ризыклары, Кытайда безнең эрага кадәр өченче гасырда барлыкка килгән һәм соңырак бөтен дөньяда исәп-хисап өчен кулланылган (Русиягә XV гасырдан соң килгән) төймәле такта, чут һәм азәри халкының ат чабышлары кертелгән.

2008 елда ачылган бу исемлектә милли мәдәни төрлелекнең мөһимлеген күрсәткән 100дән артык вакыйга яки матди булмаган мәдәни ядкарьләр, алар арасында сабантуе да бар.
XS
SM
MD
LG