Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина оппозициясе: Русия белән Таможня берлеге турында килешенгән


Югары Рададагы "Батькивщина" оппозиция фракциясе җитәкчесе Арсений Яценюк Януковичның Украинаның Таможня берлегенә керүе килешенгән һәм 17 декабрь бу турыдагы килешүгә имза куелачак, дигән мәгълүмат бар, дип белдерде.

Киевтагы штабында ясаган чыгышында ул Януковичның андый килешүгә кул куярга хакы юк, Югары Рада килешүне расламаячак, диде.

Янукович бу килешүне кичә Сочида Владимир Путин белән очрашканда имзалаган, дигән хәбәрне Украина һәм Русия президентларының матбугат хезмәтләре кире какты. Бу турыда хәбәрне беренче булып үзенең Мәскәүдәге чыганакларына нигезләнеп The Economist журналы мөхаррире Эдвард Лукас таратты. Аның сүзләренә караганда Русия белән Таможня берлегенә керү өчен Украинага 15 миллиард долларлык ташламалар һәм газ бәясенең мең кубометрга 200 долларга кадәр киметү каралган.
XS
SM
MD
LG