Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулдан Казанга очкан "Боинг"ның моторы ватылган


Сишәмбегә каршы төнлә Истанбулдан Казанга очкан "Боинг" 737-800 очкычының сул як моторы эштән чыккан. Лайнер Төрек һава юллары ширкәтенеке булган.

Вакыйга очып китүдән бер сәгать узгач, экипаж әгъзалары юлчыларга ризык тарата башлагач булган. Капитан очкычның сул моторы ватылуын һәм кире Истанбул Ататөрек һава аланына утырачагын хәбәр иткән.

"Боинг" Истанбулда уңышлы утырганнан соң, юлчыларны Казанга башка очкыч белән җибәргәннәр. Лайнерда барлыгы 80 юлчы булган.
XS
SM
MD
LG