Accessibility links

Путинның яңа пропаганда аппараты: "Россия сегодня" һәм Киселев


Дмитрий Киселев
Дмитрий Киселев

Русия президенты Владимир Путин илдә иң зур дәүләт мәгълүмат агентлыгы булган "РИА Новости"ны бетерергә фәрман бирде. Әлеге фәрман хакимият контролендә булган матбугат чараларын яңа тәртипкә салу процессының бер өлеше дип карала.

Әлеге ике медиа оешма бергә кушылып "Россия сегодня" дип аталаган мәгълүмат агентлыгын оештырачак. Бу хакта Русия президенты сайтында хәбәр ителде.

Президент администрациясе башлыгы Сергей Иванов белдергәнчә, РИА Новости һәм башка мәгълүмат чараларының бетерелүе дәүләт кулында булган медиа оешмаларның эшчәнлек сыйфатын арттыру, чыгымнарын киметү максатыннан эшләнә. Аның сүзләренчә, 2014 елга хакимият мәгълүмат чаралары өчен бүленгән бюджетны киметкән.

"РИА Новости" үзе үк язган хәбәрдә исә агентлыкның бетерелүе башкача бәяләнә. Оешманың ябылуы Русиянең болай да ныклы дәүләт контроле астында булган медиа кырында хакимият кулының тагын да тирәнрәк керүен аңлата, дип яза агентлык.

"Россия сегодня" инглизчәгә "Russia Today" дип тәрҗемә ителә һәм Кремль идарә иткән "Russia Today" (RT) телеканалы исеме кебек яңгырый. Шулай да "РИА Новости" яңа агентлык RT-га бәйле булмаячак, дип яза.

Оешманың максаты итеп Русия дәүләт сәясәтен һәм иҗтимагый тормышын чит илләрдә яктырту куелган.

"Россия сегодня" башлыгы итеп Дмитрий Киселев билгеләнгән. Киселев - журналист, дәүләткә бәйле матбугат чараларын белән эшләгән медиаменеджер.

Youtube-тагы “Путин чорында кеше ничек үзгәрә?” дигән видео Киселевның профессиональ принципларын күрсәтә.


90нчы еллар ахыры-2000нче еллар башы (хакимияткә Путин килгән чор) тапшыруында ул болай ди: “Журналистны аның этикасыннан аерып карарга ярамый. Телевидениедә эшләгән һәркемне дә журналист дип атап булмый. Еш кына алар гади агитаторлар булып чыгалар”.

14 ел узгач Путин сәясәтен гел хуплап яктыртып баручы Киселев үзе агитаторга охшап тора. Дәүләт һомосексуаллар пропагандасына каршы көрәш башлагач, Киселев та шундый рухтагы чыгышлар ясый башлый.

Шуңа күрә күзәтүчеләр Путинның "РИА Новости"ны бетерүенә генә түгел, ә аның урынына оештырылган “Россия сегодня”ның башлыгы итеп Киселевны билгеләвенә гаҗәпләнә.

Моңарчы Киселев дәүләт каналы ВКТРК башлыгы урынбасары булып эшләде һәм шунда Кремль башлангычларын уңай яктан яктыртып барган, Көнбатышны мәсхәрәләп күрсәткән “Вести недели” тапшыруын алып барды.

Әлеге тапшыруның тапталган эчтәлегеннән көлүче видео да пәйда булды.


"Россия сегодня" оешуы турында яңалык Киевтагы Евромәйдан вакыйгалары барган көннәрдә чыкты. Әлбәттә ВГТРК башка Русия каналлары кебек үк Украина хәлләрен Мәскәүгә уңайлы яктан күрсәтеп бара: протестларда катнашучылар саны киметелеп әйтелә, украиннарның Европа берлеге белән килешү төзү нияте ачы тәнкыйтьләнә.

Украин журналистлары исә моның өчен ВГТРКга көлеп “Оскар” бүләге бирә. Канал хәбәрчесе туры эфир алып барганда экранга журналист Виталий Сердюк килеп керә һәм “Россия” каналына, Дмитрий Киселевка Евромәйданга карата ялган өчен “Оскар” бирәм” дип белдерә.


XS
SM
MD
LG