Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция президенты Сочида узачак Олимпиадага бармаячак


Франция президенты Франсуа Оланд һәм илнең башка югары түрәләре дә 2014 елны Сочида узачак Олимпиадага бармаячак. Бу хакта Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус белдерде.

Ул моның сәбәпләрен аңлатмады.

Русиядә кеше хокуклары бозылуы һәм яшүсмерләр арасында гей-пропаганданы тыю турындагы канунның кабул ителүе сәбәпле, кышкы Олимпиада әлеге илдә уздыруны Франция тәнкыйтькә тоткан иде.

“Безнең әлеге чарада катнашырга исәбебез юк”, диде Фабиус “Европа-1” радиостанциясенә.

Узган атнада Германия президенты Йоахим Гаук идарәсе дә илбашының уеннарга бармаячагын әйтте.
XS
SM
MD
LG