Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие мөселманнарның хокук бозылуын тикшерүне сорап прокурорга мөрәҗәгать итте


Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итте.

Диния идарәсенә эзәрлекләнгән мөселманнарның аналары һәм хатыннары исеменнән хокукый ярдәм сорап хат юлланган. Хатта соңгы вакытларда Татарстанда кылынган җинаятьләр белән бәйле кулга алынган мөселманнарның тикшерү барышында хокуклары бозылуы, аларның газаплануы һәм җәберләнүе турында язылган.

Мөфти прокурорга җибәрелгән хатта бу хәбәрләрнең тикшерелүен сораган һәм "тикшерү барышы турында мәгълүмат булмавына, аның урынына интернетта дәлилләнмәгән төрле имеш-мимеш күп булуына" борчылу белдергән, моның җәмгыятьтә киеренкелек тудыруын әйткән.

Мөфти Сәмигуллин тикшерү барышында канун бозылу һәм көч куллануның кабул ителмәслек бер гамәл булуын да белдергән.
XS
SM
MD
LG