Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Брежневка 1991 елда җимерелгән истәлек тактасы торгызылды


Бүген Мәскәүдә КПСС Үзәк комитеты генераль секретаре Леонид Брежнев яшәгән йортның диварында аның истәлегенә такта-таш ачылды. 1991 елда җимерелгән бу истәлек Брежневның туган көненә туры китерелеп торгызылган.

Тактаны кире кайтарырга "Бердәм Русия" депутаты Александр Хинштейн тәкъдим иткән булган. Аның сүзләренә караганда, Брежневның илгә китергән файдасы зур булган. Бер шәһәрдә Брежнев һәм Сахаровка истәлек такталары булуы – толерантлык билгесе, диде депутат.

"Мемориал" хокук яклау җәмгыяте вәкиле Ян Рачинский бу гамәлне "кыргыйлык" дип атады.

"Брежневның анекдотлар герое булудан тыш бер әһәмияте дә юк. Аның җитәкчелеге вакытында Әфганстанда сугыш башланган, илдән Солженицын һәм Сахаров киткән. Башка төрле фикер йөртүчеләргә каршы күп санлы хөкем эшләре барган, алар психиатрия хастахәнәленә ябылган", диде хокук яклаучы Би-би-си радиосына.

"Левада" үзәге фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, Русия халкы 20 гасыр җитәкчеләре арасында иң күп Брежневны сагына.
XS
SM
MD
LG