Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сепаратизмга чакыру өчен төрмә җәзасы кануны кабул ителде


Русиянең Дәүләт думасы сепаратизмга чакыру өчен биш елга кадәр төрмә җәзасы бирү канунын кабул итте.

"Русиядә сепаратизмга чакыру" маддәсе нигезендә гаепләнгәннәр 300 мең сум штраф, 300 сәгать мәҗбүри хезмәт яки өч елга кадәр төрмә җәзасына хөкем ителәчәк. Сепаратизмга чакыру мәгълүмат чаралары аша, шул санда интернетта алып барылган булса, андый очракта гаепләнүчегә биш елга кадәр төрмә яный.

Канун 2014 елның 9 маенда гамәлгә керәчәк.
XS
SM
MD
LG