Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данлыклы корал конструкторы Михаил Калашников вафат


Ижаудагы Калашников һәйкәле янына халык чәчәкләр китерә
Ижаудагы Калашников һәйкәле янына халык чәчәкләр китерә

Удмуртиянең клиник-диагностик үзәгендә танылган корал конструкторы Михаил Калашников 23 декабрьдә вафат булды. Халык аның һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре ташый.

Удмуртиянең клиник-диагностик үзәгендә танылган корал конструкторы Михаил Калашников 23 декабрьдә вафат булды. 94 яшен 10 ноябрьдә билгеләп үткән конструктор 17 ноябрьдә хастаханәгә керде. Инфекцияләрдән куркып, табиблар аның янына хәтта улын да кертми дигән хәбәр элек тә мәгълумат чараларында бар иде.

Шәһәр үзәгендә урнашкан Калашников исемендәге музей бинасы янына, Калашников автоматлары белән танылган конструкторның һәйкәленә сишәмбе иртән иртүк чәчәк бәйләме куелды. Көне буе карлы яңгыр явып торуга да карамастан, һәйкәл янына ижаулар чәчәкләр белән бертуктаусыз килде. Алар арасында яшь кенә кызлар да, олы яшьтәге ханымнар да бар иде. Олы яшьтәге апалар әңгәмәдә Калашников белән очрашулары хакында искә төшерде. Аның дәрәҗәле, дөньякүләм танылган шәхес булуына карамастан, эшчеләр белән бик мөләем сөйләшеп, хәлләрен сорашып торуын җиткерде.

Православ дин әһелләре Калашников һәйкәле янына бара
Православ дин әһелләре Калашников һәйкәле янына бара
Шулай ук һәйкәл янына Удмуртия епархиясеннән дә зур делегация килде. Митрополит Николай сүзләренчә, Михаил Калашников үзен атеист дип исәпләвенә карамастан, дингә каршы килүчеләрдән дә түгел иде. "Шәһәр үзәгендә күптән түгел торгызылган Свято-Михайловский чиркәвенең элеккеге урынында булуы Михаил Калашниковка бәйле икәнен сирәк кеше белә. Башта нәкъ шушы урында күргәзмәләр комплексы төзелергә тиеш булган. Калашников бу фикер белән килешмәде. "Әгәр дә бу урында күргәзмәләр комплексы төзелә икән, мин монда беркайчан да аяк басмаячакмын", дип борылып китте", дип сөйләде Удмуртия һәм Ижау митрополиты Николай.

Калашниковның 26 декабрьдә Ижауда җирләнүе турында интернетта, мәгълүмат чараларында хәбәр таратылуына карамастан, әле төгәл мәгълумат юк дип җиткерде республика җитәкчеләре.
XS
SM
MD
LG