Accessibility links

Кайнар хәбәр

"TürkVizyon"да Татарстан дүртенче урынны алды


TurkVizyonда Татарстан дүртенче урын алды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:22 0:00

TurkVizyonда Татарстан дүртенче урын алды

19-21 декабрьдә Төркиянең Искешәһәр каласында узган халыкара телевидение бәйгесендә Татарстан дүртенче урынны алды. Төрки илләрнең мәдәният башкаласы чаралары кысасында беренчесе оештырылган бәйгедә Татарстанны Алинә Шәрипҗанова вәкиллек итте.

Алинә Шәрипҗанова бәйгенең 19 декабрьдәге ярымфиналында да, 21 декабрьдәге финалында да "Үпкәләмим язмышыма" исемле җыр белән катнашты. Өстенә кигән ак төстәге татар милли киеме аны башка җырчылардан бераз аерып та торды.

Бәйгенең финалы узган Искешәһәрнең меңәрләгән кеше сыешлы спорт сараенда башта финалда катнашучы илләрнең байраклары алып чыгылды.

Чараны алып баручылар тамашачыларны "Исәнме Төркия! Исәнме Төрки дөнья! Төрки дөньяның беренче һәм бердәнбер җыр бәйгесе булган TürkVizyonның зур финалына һәм Төрки дөньяның мәдәният башкаласы булган Искешәһәргә хуш килдегез", дип сәламләде.

Иң элек Төркиянең җырчы төркеме "Маневра" чыгыш ясады. Аннан соң үз чиратлары белән башка илләр үз телләрендә җырларын яңгыратты. Алып баручы алтынчы булып сәхнәгә чыккан Алинә Шәрипҗанованы тамашачыга Исмәгыйл Гаспралының атаклы сүзләре белән танытты:

"Телдә, фикердә, эштә берлек, дип төрки халыкларны берләшергә өндәгән Исмәгыйл Гаспралы мәмләкәте булган Русиянең Татарстан республикасыннан Алинә Шәрипҗанова чыгыш ясый", дип игълан итте ул.

Башка чыгыш ясаучыларны да җылы каршылаган тамашачы, Алинәгә бигрәк тә игътибар күрсәтте. Спорт сараеның күп кенә урынарыннан Татарстан байраклары җилфердәде.

Финалга чыккан барлык 12 җырчы да үз чыгышларын тәмамлагач 24 кешедән торган жюри аларга үз бәяләвен бирде. Беренче вакытта иң алгы урыннарда барган Татарстан, Азербайҗан, Белорус һәм Украина җырчыларыннан гына калышып дүртенче урынны яулады.

Бәйге тәмамлангач Азатлык сорауларын җаваплаган Алинә Шәриптанова, мондый зур бәйгедә дүртенче урынны алуыннан бик кәнәгать булуын һәм Татарстанны уңышлы вәкиллек итүенә ышануын белдерде.
XS
SM
MD
LG