Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия вәкилләре Равил Минһаҗев белән очрашу өчен Гуантанамога барачак


Киләсе елның 17 гыйнварында Русия вәкиллеге Гуантанамо төрмәсенә Чаллыдан булган Равил Минһаҗев белән очрашуга барачак. Бу хакта ИТАР-ТАССка Русия тышкы эшләр министрлыгында белдергәннәр.

Вәкиллекне тышкы эшләр министрлыгының кеше хокуклары идарәсе комиссионеры Константин Долгов җитәкләячәк.

“Без Минһаҗевның нинди шартларда тотылуын беләсебез килә. Озак еллар аның хокуклары бозылуы инде билгеле”, ди ул.

Минһаҗев Гуантамо төрмәсендә унөченче ел тотыла һәм хәзер генә Русия ягы анда бару мәсьәләләрен хәл иткән. Шулай ук Минһаҗев та бу очрашуга ризалык биргәне әйтелә. Элегрәк ул бу очрашуга каршы иде.

Март аеннан башлап Русия матбугаты мәгълүматларына караганда, рәсмиләр Гуантанамода утыручы Равил Минһаҗевның бу төрмәдә нинди шартларда тотылуы белән кызыксына башлаган. Бу юнәлештә тышкы эшләр министры Сергей Лавровның кайбер эш башлавы, Русия тоткыны белән очрашып сөйләшүләр оештырырга теләве хакында да әйтелде.

Минһаҗевның Чаллыда яшәүче әнисе Зөһрә Вәлиуллина Азатлыкка сөйләвенчә, Америка хокук яклаучылары аңа шалтыратып Русия ягының Равил белән очрашырга теләкләре булуын әйткән булган.

“Лавров зур кеше, аның белән очрашуны бәлки хуплар да идем. Ләкин ФСБ кешеләре белән очрашу кирәк түгелдер. Чөнки алар Равилгә карата бик начар язмалар белән чыкты”, диде ул.

Минһаҗевны 2001 елда Пакыстанда Әфганстан качаклары белән бер йортта тотканнар иде. Ул йортта элек “Әл-Каидә” вәкилләре яшәгән булган. Аңа рәсми гаеп әле дә белдерелмәгән.
XS
SM
MD
LG