Accessibility links

Кайнар хәбәр

WestJet: Теләкләр һавада тормышка аша


Реклам видеосыннан күренеш
Реклам видеосыннан күренеш

Канаданың WestJet һава ширкәте Яңа ел алдыннан дөньяга маркетинг дәресе бирде.

Каядыр очар өчен һава аланына килдегез ди. Теркәлеп тә өлгермәдегез сезне реклама тактасында Кыш бабай каршы ала, исемегез белән дәшә, Яңа елга нинди бүләк телисез, дип сорый.

Сез сәфәрнең күңелле башлануына куанып бер ара Кыш бабай белән сөйләшеп торасыз, аннан бүләк сорыйсыз.

"Үзләренә реклама ясар өчен ни генә уйлап тапмыйлар болар" дип уйлый-уйлый очкычыгызга таба атлыйсыз. Очкычта ашап, черем итеп алганнан соң, кирәкле һава аланына исән-имин төшеп утырасыз. Багаж чыккан юлдан исемегез язылган сез сораган бүләкләр чыга. Яңа ел әкияте дисезме? Юк.

Канаданың икенче иң зур һава ширкәте булган WestJet үз юлчыларын быел нәкъ шулай котлады. Торонто һәм Һамилтоннан Калгарига очкан юлчылар һава аланында теркәлеп шулай Кыш бабай белән таныша. Аңа үз теләкләрен әйтә. Калгарига очыш дүрт сәгатьтән артык булганга юлчыларның берсе дә Торонто һәм Һамилтонда булган бу "очрашуны" хәтерләми, дөресрәге чынга алмый. Очкычтан һава аланына керә һәм... багаж урынына бүләкләр чыгуын күргәч күзләре маңгайларына менә. Анда берәү сораган эчке кием белән оекбаш та, уенчыклар да, планшетлар да, зур телевизор да була.

WestJet ширкәте юлчыларының теләкләрен язып алып Калгаридагы үз хезмәткәрләрен кибетләр буйлап чаптыра. Һава аланында эшләүчеләр юлчылар килеп җитәр алдыннан аларны матур итеп төреп тиешле урыннарга куя, кирәкле исемнәрен ябыштыра. Юлчыларның шатлыгы турында язып торасы да юк, аны күрү кирәк.

XS
SM
MD
LG