Accessibility links

Давутоглу Гөләнне Төркия кризисын чишәргә чакырды


Төркия тышлы эшләр министрлыгы Әхмәт Давутоглу танылган мөселман галиме Фәтхулла Гөләнне Төркиядәге кризисны чишүдә катнашырга чакырды.

"Авырлыкларга игътибар итмичә диалог корырга кирәк. Бу - кризистан чыгу юлы була да инде. Әйдәгез диалог корыйк. Шул сәбәпле премьер-министр Эрдоган Гөләнне Төркиягә кайтырга чакыра", - ди министр.

Төркиядә сәяси кризис 17 декабрьдә башланды. Ул бер төркем сәясәтче һәм министрларны ришвәтчелектә гаепләү белән бәйле. Эрдоган әлеге кампанияне "пычрак уен" дип атады.
XS
SM
MD
LG