Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Миңнеханов Мәскәүгә китмәячәк"


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

Журналист Ирек Мортазин фикеренчә, Татарстанны 2014 елда шактый кызыклы сайлаулар көтә, ә Рөстәм Миңнеханов тиздән Мәскәүгә китә дигән фаразлар чынбарлыкка туры килми.

"Бар нәрсә бер фаразга сыеша ала: бер нәрсә үзгәрмәячәк, ләкин күңелсез дә булмаячак", - дип шаярта журналист Ирек Мортазин 2014 елга карата фаразлары турында.

"2014 елның сентябрендә Татарстан дәүләт шурасы сайлаулары шактый кызыклы узачак сыман тоела. Бәлки Мәскәү мэры сайлаулары кебек узыр. Дәүләт шурасында хәзер берничә җитди сәяси көч бар. Алар минемчә чынлап торып көрәшерләр”, - ди Мортазин.

Аның сүзләренчә, шулай ук Дәүләт шурасы депутатлары сайлаулары белән бергә Казан мэры сайлаулары да узарга мөмкин. “Хәзерге мэр башта үз теләге белән эшеннән китеп, аннары шул сайлауларда катнашырга мөмкин, - ди журналист.

Миңнеханов Казанда кала

Мортазин “Миңнеханов Мәскәүгә китә” дигән имеш-мимешләргә тискәре карашта булуын белдерде. “Аларга инде өч ел бугай. Инде ничә тапкыр Миңнехановны Мәскәүгә “җибәрделәр”. Ә ул һаман Татарстанда. Шуңа күрә бу фаразларга ышанып бетмим”, - ди Мортазин.

“Татарстанда чиркәү яндырулар, “Боинг” фаҗигасенә килгәндә, әйе, бу вакыйгаларның үз йогынтысы бар һәм булыр әлбәттә. Татарстан һава юллары эшен туктатты. Ләкин очучылар да, юлчылар да моны бик сизмәячәк. Аның урынына Utair ширкәте килергә мөмкин. Чын көндәшлек барлыкка килер һәм моннан юлчыларга файда булачак, чөнки сыйфат дәрәҗәсе арта, - дип шәрехли журналист Татарстан авиациясе өлкәсендәге вакыйгаларны.

Газаплаулар өчен төрмәгә утырачаклар

Мортазин сүзләренчә, ел ахырында Татарстан полициясендә купкан гауга алар сафларындагы чистартуларга сәбәп булачак.

“Чиркәүләргә ут төртүләр дә үзенчәлекле шау-шу уятты. “Ваһһаби” дип атап күп санлы кешеләрне кулга алдылар. Газаплау очраклары билгеле булды. Моның нәтиҗәсе буларак Татарстан тагын федерал “силовик”ларның игътибар үзәгендә булыр. Газаплаулар өчен тагын кемнедер төрмәгә утыртырлар. Бу Татарстан полициясенә чираттагы сабак булыр”, - дип нәтиҗә ясый Мортазин.
XS
SM
MD
LG