Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоградта террор гамәлләреннән соң 700ләп кеше кулга алынган


Волгоградта булган шартлаулардан соң башланган террорга каршы чара вакытында 700ләп кеше кулга алынды. Өлкә буйлап алты меңнән артык бина һәм корылмада тикшерүләр узган. Террорга каршы комитет мәгълүматларына караганда, бу чараның нәтиҗәләре бар.

Һөҗүмнәрдә яраланган 62 кешенең бишесе авыр хәлдә. 44 кеше хастаханәдә кала. 18 кеше, шул санда өч айлык һәм тугыз яшьлек балалар Мәскәү хастаханәләренә җибәрелгән. Аларның хәле дә авыр, дип хәбәр ителә.

Волгоград өлкәсендә бүген матәмнең дүртенче көне. Бәйрәм чаралары тыелган, халыктан урамда күңел ачмаска соралган.

Бүген 29 декабрь шартлавы алдыннан интихарчыны вокзалда туктатырга тырышкан полиция хезмәткәре Дмитрий Маковкинны җирләделәр, аңа үлеменнән соң Батырлык ордены тапшырылды.

29 һәм 30 декабрь шартлауларында Волгоградта 34 кеше һәлак булды. Һөҗүмнәрнең икесен дә интихарчылар оештырды, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG