Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда татар балалары чыршы бәйрәменә җыелды


107нче бакчадан балалар чыгышы
107нче бакчадан балалар чыгышы

Яңа ел алдыннан милли оешмалар татар сыйныфларында укучыларны һәм балалар бакчаларыннан сабыйларны гадәт буенча чыршы бәйрәменә җыйды. Быел бәйрәм Халыклар дуслыгы йортында узды.

Яңа ел бәйрәме башланырга вакыт булуын исәпкә алып, Удмуртия ТИҮнең мактаулы президенты Мәсгут ага Гаратуев балаларны үз тирәсенә җыйды. Туган телендә иң матур итеп Яңа елга багышланган шигырь сөйләүчеләр Мәсгут ага кулыннан татлы бүләкләр дә алды. Балалар Яңа ел һәм Кыш бабай турындагы һәр кешегә дә кечкенәдән таныш булган шигырьләр сөйләмәде. Алар җирле автор Гөлфия Исхакова, Риза Шәфи, шулай ук башка татар авторларының озын-озын шигырьләрен ятлаган.

Чыршы бәйрәмен Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм татар теле укытучыларының метод берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова белән бергә әзерләгәннәр һәм бергәләп алып бардылар.

Балалар шигырь сөйли
Балалар шигырь сөйли
Бәйрәмне милли оешмалар җитәкчеләре тәбрикләү сүзләре белән ачып җибәрде. Башта теләкләрен Мәсгут ага Гаратуев җиткерде. Ул ике дистә елдан артык беренче тапкыр”Ижмаш” мәдәният сараенда татар гаиләләреннән балаларның чыршы бәйрәменә беренче тапкыр җыелуларын искә алды.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов һәм милли-мәдәни мохтарият рәисе Равил Шәрифуллин балаларны котлап изге теләкләрен җиткерде.

Чыршы бәйрәме
Чыршы бәйрәме
Кичә төрле уеннар, җырлы-биюләр белән чыршы әйләнәсендә бик күңелле узды. Балалар Яңа ел, чыршы, Кыш бабай турында күп кенә шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды. Чыршы бәйрәменә Можгадан килгән балалар ныклап әзерләнгән иде. Алар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды.

Ижау, Можга, Воткински мәктәпләреннән укучыларның, балалар бакчаларыннан сабыйларның сәхнә киемнәреннән, милли костюмнардан булуы да сөенечле күренеш. Бәйрәмгә килгән балалар – аңа бер генә яшь яисә ундүртме, барысы да Яңа ел бизәге – чыршы тирәсендә әйләнде, Кыш бабай һәм Каз кызы оештырган уеннарда катнашты. Төрле әкият геройлары белән ярышларда катнашты. Балалар чыршы бәйрәменнән күңелле хисләр, шат күңел белән китте. Әле кулларында аларны сөендергән Кыш бабай бүләкләре дә бар иде.

Чыршы бәйрәме
Чыршы бәйрәме
XS
SM
MD
LG