Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ксенофобия нигезендә иң күп һөҗүмнәр Мәскәү һәм Петербурда булган


2013 елда Русия төбәкләре арасында милләт һәм динара нәфрәт нигезендә иң күп һөҗүмнәр Мәскәү һәм Петербурда булган. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, узган елны Русиянең 32 төбәгендә 20 кеше үлгән, шуларның сигезе – Мәскәүдә, өчесе – Петербурда. 170тән артык кеше төрле җәрәхәтләр алган. Һөҗүмгә аеруча да Үзәк Азия һәм Кавказ халкы дучар булган.

Хокук яклаучылар билгеләвенчә, узган еллар белән чагыштырганда быел дини кешеләргә һәм ЛГБТ вәкилләренә һөҗүмнәр арткан.

Соңгы вакытта Русия төбәкләренең кайберләрендә милләтара нигезендәге низаглар бәрелешләргә кадәр барып җитте. Аерым алганда 2006 елны Кондопога, 2011 елны Мәскәүнең Манеж мәйданы һәм Уралның Сагра шәһәрендә, узган елны Сарытауның Пугачево һәм Мәскәүнең Бирюлевосында шундый хәлләр күзәтелде.
XS
SM
MD
LG