Accessibility links

Полиция һәм мөселманнар Русиядә Коръән яндыручыларны эзли


Видеода ЦСКА футбол клубы җанатарларының Коръәнне мәсхәрәләп, аңа ут төртүләре күренә
Видеода ЦСКА футбол клубы җанатарларының Коръәнне мәсхәрәләп, аңа ут төртүләре күренә

Мәскәү полициясе Коръән яндыру һәм бер мөселманны кыйнап исламнан ваз кичтерү видеосын тикшерә һәм аның авторларын эзли.

9 гыйнварда Мәскәү эчке эшләр идарәсе башлыгы Анатолий Якунин Коръән яндыруны тикшерү өчен махсус оператив төркем оештырырга боерык бирде.

Төркем тиз арада 5 гыйнварда интернетта барлыкка килгән видеоязманың авторларын табырга һәм кулга алырга тиеш.

Әлеге видеода ЦСКА футбол клубы җанатарларының Коръәнне мәсхәрәләп, аңа ут төртүләре күренә. Соңыннан авторлар метрода Урта Азияле бер кешедән исламнан ваз кичүне таләп итеп, Аллаһка карата нәфрәтле сүзләр әйтәләр. Җанатарлар корбанының алдан кыйналганын күрергә була.

Авторлар метрода бер Урта Азияледән исламнан ваз кичүне таләп итә
Авторлар метрода бер Урта Азияледән исламнан ваз кичүне таләп итә
​Видеоязма мөселман җәмәгатьчелегендә кискен ризасызлык уятты. “Русия милли куркынычсызлыгы” партиясенең ингуш төбәге бүлеге башлыгы Висит Цироев Русия баш прокуроры Юрий Чайка, Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин һәм эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка гаеплеләрне җавапка тартуны таләп итеп гариза юллады.

Цироев сүзләренчә, мөселманнар үзләре дә видео авторларын җәзаларга тели. Моның өчен алар социаль челтәрләр аша инициатив төркем булдырган. Активистлар видеодагы җанатарларның исемнәрен, адресларын ачыклаган.

Шулай да, әлегә бу вакыйгага карата җинаять эше ачылу һәм җанатарларга рәсми гаепләү белдерү турында хәбәр ителми.

Шуны да искәртергә кирәк: исламда изге Коръән буларак аның гарәп телендәге нөсхәсе генә санала. Китапның башка телләргә тәрҗемәсе Коръән буларак танылмый.
XS
SM
MD
LG