Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан митрополитына дәгъвалар арта


Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий
Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий

Җомга көнне Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий белән очрашачак. Соңгы вакытта Татарстандагы православлар башлыгына дәгъвалар артса да, митрополиядә әлеге очрашуны гадәти күрешеп сөйләшү буларак бәялиләр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Анастасийдан тыш, Татарстанның Әлмәт епархиясе башлыгы Мифодий да булыр дип көтелә. Казан һәм Татарстан митрополиясе сәркатибе Александр Павлов Азатлыкка белдерүенчә, әлеге очрашу ел саен уза торган традицион чара. Ул моны соңгы вакытта митрополия тирәсендә барган шау-шулар белән һич кенә дә бәйле түгеллеген әйтә.

Билгеле булганча, декабрь урталарында Урыс православ чиркәвенең Казандагы семинариясе тирәсендә зур җәнҗал купты. Дини уку йорты шәкертләре семинария җитәкчелеге тарафыннан җенси бәйләнүләр турында зарланып шикаять язуыннан соң, Казанга Урыс православ чиркәвенең махсус тикшерү төркеме килде.

Шәкертләр үз шикаятьләрендә аларга җенси яктан булган бәйләнүләрне бәйнә-бәйнә тасвирлап биргән. Хәтта интернетта аның фотолары да пәйда булды.

Әлеге хәлдән соң, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий бу зарланулары өчен шәкертләргә шелтә белдергән һәм аның студентлар белән булган сөйләшүенең стенограммасы да кайбер сәхифәләрдә пәйда булды.

Моның барысы да Татарстан митрополиясе, аерым алганда Анастасийның дәрәҗәсен төшерү өчен эшләнгән дип бәяләүчеләр бар.

Павлов әйтүенчә, митрополиягә гаеп ташлаулар республикадан читтән килә һәм ул аңлашылмаучанлык тудыра. Шулай да ул президент белән сөйләшү эчке мәсьәләләргә багышланыр дип фаразлый.

Шул ук вакытта Татарстандагы урыс җәмгыяте дә Татарстан митрополиты эшеннән канәгать түгеллеген әйтеп килә.

“Митрополия эше белән Александр Салагаев канәгатьсез. Алар Урыс православ чиркәвенә ниндидер таләпләр белдерә. Әмма ул урыс җәмгыятендә православ дине белән иң күп дигәндә биш кешене бәйләп буладыр. Калганнары мәҗүсиләр һәм атеистлар. Шуңа аларның чиркәүгә дәгъвалар белдерүе бик үк дөрес түгел. Бу провокацион гамәлләр. Алар нигездә хәл ителгән проблемнарны күтәреп чыга. Чиркәү һәм дини объектлар мәсьәләсе белән без шөгыльләнәбез. Хөкүмәт белән чиркәү җитәкчелеге арасында бу хакта сөйләшү бара”, ди ул.

Билгеле булганча, гыйнвар азагында Казанга Урыс православ чиркәвеннән протоирей Всеволод Чаплин килергә тиеш. Чаплин Татарстанда православларны көчләп ислам диненә күчерү теләкләре барлыгын әйткән иде. Шуннан соң Татарстан президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев аны республикага чакырган.

Билгеле булганча, Татарстандагы керәшен авылларында чиркәүләр яндырылганнан соң, Казан керәшен иҗтимагый оешмасы Урыс православ чиркәве атакае Кириллдан ярдәм сорап мөрәҗәгать юллаган иде. Чаплинның сәфәре шул мөрәҗәгатькә колак салу буларак та бәяләнергә мөмкин.

Казан һәм Татарстан митрополиты үзе керәшеннәргә үз хокуклары өчен көрәшергә кирәк түгеллеген әйтте. “Без бары догада гына көрәшә алабыз. Безне бары чиркәү берләштерә”, диде ул әлеге хәлгә бәя биреп.
XS
SM
MD
LG