Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин Мәскәүдә ксенофобиягә каршы митинг уздыруны хупламый


Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Төньяк Кавказ иҗтимагый оешмаларының Мәскәүдә кавказофобиягә һәм исламофобиягә каршы митинг оештырырга җыенуларын хупламый.

«Рус маршын»а чыктылар, без хәзер инде мөселман, яисә кавказ маршы белән җавап бирикме. Бу мөселманнар җавабы була алмый. Мөселманнар кануни эшләргә һәм башкаларга үрнәк булырга тиешләр», диде мөфти «Россия-24» каналына.

Гайнетдин фикеренчә, әлеге чара бер төркем халыкта икенчесенә карата нәфрәт уятачак. Ул барлык социаль мәсьәләләрне Русиянең аерым бер төркемен ачуландыра торган гамәлләр белән түгел, ә тыныч карарлар ярдәмендә хәл итәргә кирәклеген әйтә.
XS
SM
MD
LG