Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке Советлар Берлеген яхшы белгән АКШ журналисты Русиядән куылды


Давид Саттер 2013 декабрендә Киевта Евромәйданда
Давид Саттер 2013 декабрендә Киевта Евромәйданда

Танылган язучы Дэвид Саттер Азатлык радиосы президентының Мәскәүдәге киңәшчесе иде.

Русия хакимиятләре АКШ журналисты һәм язучы Дэвид Саттерга визаны озайтмады. Азатлык радиосы президенты Кевин Клоуз моңа чара күрүне сорап АКШның Русиядәге илчелегенә мөрәҗәгать итте. Илчелек Русия тышкы эшләр министрыннан аңлатмалар көтә.

Саттер 2013 елның сентябреннән Азатлык радиосы президенты Клоузның Мәскәүдәге киңәшчесе иде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә "Дэвид Саттерның элекке визасы чыкканнан соң Русиядә калып виза тәртибен бозганы өчен биш ел илгә керүе тыела", диелгән.

Журналист һәм язучы Давид Саттер Азатлыкның Вашингтондагы студиясендә
Журналист һәм язучы Давид Саттер Азатлыкның Вашингтондагы студиясендә
Декабрь аенда Саттерның Русия визасы озайтылачагы хәбәр ителгән булган. Әмма аның Киевка барып анда Европа белән интеграция яклы урам җыеннарында чыгыш ясавы һәм Азатлыкның рус редакциясе сәхифәсендә андагы вакыйгалар турында көндәлек язып баруыннан соң виза кире кагылган. Русия визасын ул Русиянең Украинадагы илчелегеннән алырга тиеш булган.

Саттер 1976-1982 елларда Financial Times басмасының Мәскәүдәге хәбәрчесе булып эшли, соңыннан Советлар Берлеге мәсьәләләрендә Wall Street Journal басмасының махсус хәбәрчесе булып тора. Шулай ук аның Джон Һопкинз университетында фәнни дәрәҗәсе бар.
XS
SM
MD
LG