Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бәхетле" беренче хәләл кибетен ачты

Казанның Иске татар бистәсендә "Бәхетле" челтәренең беренче хәләл супермаркеты ачылды. Мәйданы 2000 дүрткел метрга җиткән бу Супермаркетта 10 меңләп исемдә тавар һәм ашамлыклар тәкъдим ителә, аларның чиреге диярлек "Бәхетле" ширкәте җитештергән ризыклар. Кибеттә бөтен ризык та, тәм-том да хәләл таләпләренә туры китереп әзерләнә. Кибетнең эчке бизәлеше һәм сатучыларның киемнәре татарча булуына карамастан, бөтен язулар нигәдер рус телендә генә.

XS
SM
MD
LG