Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан татар кызы "Бәллүр таҗ"га ия булды


Лия Мостафина
Лия Мостафина

Уфада туып үскән татар кызы Лия Мостафина Мәскәүдә узган “Русиянең бәллүр таҗы” бәйгесендә җиңде. Чибәр кызга “ЮНЕСКО Бәллүр таҗын (коронасын)” кидерделәр, моннан кала ул ике Гран-прига да лаек булды – “Милли костюм” һәм “Конкурс моделе” номинацияләрендә.

Бәйгедә катнашучылардан үзләренең иҗади сәләтләрен, музыканы тоя белүләрен, матур, ипле хәрәкәт итә алуларын күрсәтү тәлап ителде. Моннан тыш, алар милли костюмнар, кичке күлмәкләр һәм модалы балалар киемнәре киеп, сәхнәдә чыгыш ясадылар.

Бәйгенең символы – бәллүр. Ул чиста, нәфис һәм күпкырлы матурлыкны гәүдәләндерә. Шуңа да бәйгедә җиңүчеләргә ак, зәңгәр, яшел, чия төсендәге бәллүр таҗлар бүләк ителде. Ә менә алтын, асылташ һәм ак алтыннан ясалган таҗлар исә кыйммәтле металл һәм ташлар белән дә бизәлгән.

Лия (сулдан икенче) халык биюләре студиясендә
Лия (сулдан икенче) халык биюләре студиясендә
Бәйгедә Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән барлыгы 45 кыз бала катнашты. Сарытау, Мәскәү, Петербур, Дондагы Ростов, Казан, Уфа, Сочи, Таганрог, Балаково, Украина, Мисыр, Польшадан килгән матурлар арасында Уфа кызы Лия иң сәләтлесе һәм иң чибәре дип табылды.

Лия сүзләренчә, бу җиңүдә “Хылыукай - Bashkirian Beauty” модель агентлыгының да өлеше зур – ул монда өч ай дәвамында матурлык серләренә төшенгән. Әлеге конкурс турында да шушы агентлыкта ишеткән. Нәтиҗәдә Мәскәүдә Уфа данын яклап, Лия Мостафинадан кала, “Хылыукай” агентлыгының тагын ике укучысы чыгыш ясаган.

Лия Мостафинаның матурлыгы – тышкы чибәрлек кенә түгел. Ул укуда да алдынгы, тәрбияле, һәръяклап үрнәк булырлык кыз. “Ул бик тыйнак, яхшы укый, мәктәп тормышында актив катнаша. Чит телләр өйрәнә, милли гореф-гадәтләрне дә кадерләп саклый”, - дип тасфирлый яшь модельны Лия укый торган мәктәп директоры.

Лия нәфис гимнастика дәресендә
Лия нәфис гимнастика дәресендә
​Лия көндәлегендә – гел “бишле”билгеләре. Рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенрусия олимпиадасының мәктәп этабында беренчелекне яулаган, җәмгыять белеме буенча олимпиадада – призлы урында. Укучыларның Кече фәннәр академиясы кысаларында узган район конкурсында Лия Мостафинаның тикшеренү эше “Русия тарихы” номинациясендә бүләккә лаек булган. Сәләтле кыз тарих белән бәйле күп кенә фәнни-гамәли конкурсларда катнашып, призлы урынннарны яулаган. Моннан тыш, Лия жиде ел дәвамында Фәйзи Гәскаров исемендәге халык биюләре студиясенә йөргән, нәфис гимнастика белән шөгыльләннгән, җырлау күнекмәләре алган, инглиз телен өйрәнгән.

15 кенә яшьлек бу кызга бу кадәр завык һәм “аксөяклелек” каян килгән соң? Моның сере дә бар икән – Лия Мостафина бабасы ягыннан да, әбисе ягыннан да данлыклы морзалар Еникеевлар һәм Бикколовлар нәселеннән.

– Мәктәптә сине телләр өйрәнә, диделәр, нинди телләр беләсең?

– Инглиз телен өйрәнәм, ә болай рус, татар һәм башкорт телләрен беләм. Кызганыч, туган телемне камил рәвештә белмим, әмма өйрәнергә бик телим. Әбием белән татарча сөйләшә алам.

– Төп бүләк итеп нәрсә бирделәр?

Лия – “Хылыукай”-Bashkirian Beauty чибәре
Лия – “Хылыукай”-Bashkirian Beauty чибәре
– Бәллүр таҗ (корона) һәм дипломнар. “Хылыукай” – Bashkirian Beauty агентлыгында мине сайлап алулары – үзе үк зур бүләк иде минем өчен. Җитәкчебез Таһирова Линара нәкъ менә мине сайлап алды. Җиңүем белән мин аңа һәм укытучыларыма да бик бурычлы. Шунысы сөенечле – минем җиңү туган шәһәремә дә дан алып киләчәк, чөнки киләсе елга бәйге нәкъ менә Уфада узачак.

– Киләчәктә кем булырга телисең?

– Мин үземә актриса һөнәре сайладым, мәктәпне тәмамлагач Мәскәүгә барып, актерлык факультетына керергә телим.

– Димәк, матурлык студиясенә йөрүең дә – булачак һөнәреңә әзерлекме?

– Юк, модель агентлыгында шөгыльләнүем – үзем өчен генә. Дөрес йөрергә, фото төшерергә, үз фикерләреңне матур итеп әйтә белергә, визаж, стиль төшенчәләренә өйрәттеләр мине. Укытучыларым барысын да яхшы аңлатты, мин күп нәрсәләргә бик тиз төшендем һәм өч ай укыганнан соң ук конкурска катнашырлык дәрәҗәдә әзер була алдым.

– Бу җиңү синең өчен бик әһәмиятлеме?

– Әлбәттә, Бәллүр таҗга лаек булуым – зур шатлык! Шундый олы дәрәҗәдә чыгыш ясавым, бөтен Башкортостан республикасы данын яклый алуым белән мин бик горурланам. Миңа ярдәм иткән, бәйгенең башыннан алып ахырына кадәр көч биреп торган бар кешегә дә – дусларым һәм якыннарыма рәхмәт әйтәсем килә. Миңа ышаныч белдереп, яхшылап әзерләп Мәскәүгә җибәргән укытучыларыма, “Хылыукай” – Bashkirian Beauty студиясе җитәкчесе Линара ханымга аеруча рәхмәтлемен.

– Республика күләмендә үткәрелгән “Хылыукай” (Сылукай) конкурсында катнашырга уйламисыңмы?

– Әлегә әйтә алмыйм, моны җитәкчебез хәл итә. Миннән торса, әлбәттә, бик теләп катнашыр идем.

– “Милли костюм” буенча Гран-прины син башкорт киеме белән яуладың. Ә татар милли киеме киеп чыгыш ясыйсың килмиме?

– Әлбәттә килә! Тик, минем уйлавымча, татар милли костюмын тәкъдим итәрлек чибәр кызлар Татарстанның үзендә дә җитәрлек.

* * * *
Шуны гына өстисе кала: Уфа кызлары узган елда да бу бәйгенең җиңүчеләре булып танылган иде. Зөхрә Шакирҗанова иң яхшы костюм өчен бүләкләнде, ә Нәргиз Рәхимова “Бал патшабикәсе” дигән исемгә лаек булды.
XS
SM
MD
LG