Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия вәкиллеге Гуантанамода Равил Минһаҗев белән очрашкан


Русия вәкиллеге Гуантанамо төрмәсендә Чаллыдан булган Равил Минһаҗев белән очрашкан. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгының кеше хокуклары идарәсе комиссионеры Константин Долгов твиттерында язган. Ул анда Минһаҗевны яклауны дәвам итәчәген һәм АКШтан тизарада аны азат итүне сораячагын әйтә.

Узган елның март аеннан башлап Русия матбугаты мәгълүматларына караганда, рәсмиләр Гуантанамода утыручы Равил Минһаҗевның бу төрмәдә нинди шартларда тотылуы белән кызыксына башлаган. Бу юнәлештә тышкы эшләр министры Сергей Лавровның кайбер эш башлавы, Русия тоткыны белән очрашып сөйләшүләр оештырырга теләве хакында да әйтелде.

Минһаҗевның Чаллыда яшәүче әнисе Зөһрә Вәлиуллина Азатлыкка сөйләвенчә, Америка хокук яклаучылары аңа шалтыратып Русия ягының Равил белән очрашырга теләкләре булуын әйткән булган.

“Лавров зур кеше, аның белән очрашуны бәлки хуплар да идем. Ләкин ФСБ кешеләре белән очрашу кирәк түгелдер. Чөнки алар Равилгә карата бик начар язмалар белән чыкты”, диде ул.

Минһаҗевны 2001 елда Пакыстанда Әфганстан качаклары белән бер йортта тотканнар иде. Ул йортта элек “Әл-Каидә” вәкилләре яшәгән булган. Аңа рәсми гаеп әле дә белдерелмәгән.
XS
SM
MD
LG