Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиада якынлашканда иминлек өчен борчылулар арта


Адлер шәһәре тимер юл вокзалыннан чыгуны полиция һәм казаклар саклый, 17 гыйнвар
Адлер шәһәре тимер юл вокзалыннан чыгуны полиция һәм казаклар саклый, 17 гыйнвар

Олимпиадага санаулы көннәр калып барганда Сочиның үзендә һәм ил буйлап "ихтимал террорчыларны" эзлиләр.

Сочиның иминлек көчләре читтән килүчеләр өчен ябык имин зонага кереп яшеренгән дип саналган бер хатын-кызны эзли. 22 яшьлек Рузанна Ибраһимова Төньяк Кавказда үтерелгән сугышчының тол хатыны, диелә. Кайбер хәбәрләргә караганда, Олимпиада вакытында террор һөҗүмнәре оештырырга планлаштырган дүрт кеше Сочида яшеренгән булырга мөмкин.

Белгечләр быелгы кышкы Олимпия уеннары вакытында иминлек саклау авыр булачак, дип кисәткән иде. Русия бик табарга теләгән сугышчылар юлбашчысы Доку Умаров Сочи-2014 Олимпиадасын "шайтан чарасы" дип атады һәм "аны үткәрмәс өчен Аллаһ кушкан һәр адымга барачагын" игълан итте.

Узган ял көннәре интернетта чыккан видеода үзләрен Дагыстаннан кораллы төркем кешеләре дип атаган билгесез кешеләр Волгоградта булган шартлауларны алар оештырганын белдерде һәм Олимпиадага "сюрприз" әзерләүләрен әйтте.

Тол хатыннар үч ала

18 гыйнвар көнне Дагыстан иминлек көчләре Махачкалада террорчы булуда шикләнелгән алты сугышчыны үтерүләрен хәбәр итте. Алар арасында террор гамәлләренең берсендә үлгән сугышчының тол хатыны булуы да әйтелде.
2000 елдан бирле Русиядә оештырылган берничә һөҗүмгә "кара тол хатыннарның" катнашы бар, дип фаразлана. 2004 елның февралендә Мәскәү метросында үзе белән тагын 40тан артык кешене шартлаткан террорчы хатын-кыз булган. Шул ук елның августында ике очкычта булган шартлауларда 90 кешене үтерүдә шулай ук хатын-кыз гаепләнә.

Русия президенты Владимир Путин Олимпиаданың тыныч үтүе өчен барысы да эшләнә, диде.

Русия президенты Путин
Русия президенты Путин
"Оештыручылар буларак безнең максатыбыз – Олимпиадада катнашучыларның иминлеген саклау. Моның өчен барысын да эшләячәкбез", диде Путин 19 гыйнварда Сочига килгәч.

Олимпиада вакытында иминлек булсын өчен Русиягә халыкара көчләр дә ярдәм итә. АКШ саклану министрлыгы "Кара диңгездә АКШның ике хәрби корабы һәм алардагы җиһазлар Мәскәү сорагач та кулланырга әзер тора", дигән белдерү ясады. CNN хәбәр итүенчә, Федераль тикшерү идарәсе (FBI) АКШта яшәгән чыгышы белән Кавказдан булган кешеләрнең кайберләреннән сорау алган. Тагын бер американ телевидение каналы Fox News, АКШ агентлары Сочида террорчы булуда шикләнелгән Ибраһимованы да эзләргә ярдәм итә, дип хәбәр итте.

Ул арада АКШ барыбер Сочида үз спортчылары һәм төркем әгъзалары өчен шартларның тулысынча имин булуына ышанмый. Дәүләт департаменты үз спортчыларын һәм Олимпиадага барачак АКШ ватандашларын сак булырга чакырып белдерү ясады. АКШ күзләү идарәсе рәсмиләре Мәскәүнең Вашингтоннан иминлек турында мәгълүматны яшерүенә зарлана.

Сочи иминлек зонасында 40 меңләп полиция хезмәткәре эшли. Алар арасында 400ләп казак бар. Русиядә иминлек мәсьәләләре белгече Андрей Солдатов, эш аларның санында түгел, ди.

"Сочида Олимпиада вакытында интихар һөҗүменнән куркалар. Интихар һөҗүмен булдырмау өчен иминлек көчләренең саны түгел, аларның ни дәрәҗәдә үзара килешеп, мәгълүмат алышып һәм тиз арада чаралар күреп эшли алуларыннан тора", диде Солдатов.
XS
SM
MD
LG