Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкүмәт гаскәрләре Ураинада Мәйданны басып алырга җыена


Киев үзәгендәге Грушевский урамында милиция иртән демонстрантларны арткарап чигереп, андагы җимереклекләрне чистарта башлады. Моңа җавап йөзеннән демонстрантлар “Беркут” гаскәрләренә таш һәм яна торган матдәләләр салынган шешәләр ата башлады. Нәтиҗәдә милиция чигенергә мәҗбүр булды.

Бүгеннән башлап Украинада яңа канун гамәлгә керде. Аның нигезендә, протест чараларында катнашучыларга зур күләмдә штраф һәм тоткарлаулар яный. Украин массакүләм мәгълүмат чараларында хөкүмәтнең Мәйданны басып алырга җыенуын турында хәбәрләр барлыкка килде һәм бу максатларга сигез мең милиция һәм хәрбиләр җәлеп ителәчәк.

Шулай ук бүген массакүләм мәгълүмат чаралары демонстрантлар белән милиция арасындагы чуалышларда ике кешенең һәлак булуын язды.
Гомумән алганда 19 гыйнварда башланган чуалышлар нәтиҗәсендә 200дән артык кеше зыян күргән, шуларның 35 журналист.
XS
SM
MD
LG