Accessibility links

Ходорковский белән бергә хөкем ителгән Платон Лебедев иреккә чыга


Платон Лебедев
Платон Лебедев
Русия Югары мәхкәмәсе президиумы карары белән ЮКОС җитәкчеләренең берсе Платон Лебедевка элек бирелгән төрмә җәзасы вакыты киметелгән. Адвокат Владимир Краснов журналистларга аның бүген үк төрмәдән чыга алуын белдерде.

ЮКОСның икенче җитәкчесе Михаил Ходорковскийга Русия президенты Владимир Путин 20 декабрь көнне ярлыкау белдерде. Ходорковский иреккә чыгып Германиягә китте.

Ходорковский һәм Лебедевның үзләренең канунсыз хөкем ителүен шикаять итеп үз хокукларын яклап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Лебедевның 2004-2005 елларда беренче ЮКОС эшен тикшерү барышында төрмәдә тотылуы канунсыз санала.

Югары мәхкәмә Ходорковский һәм Лебедевның ЮКОСның 17 миллиард сум салымын түләү карарын көчендә калдырды. Президиум ЮКОС эшчәнлеге белән бәйле ике эш буенча чыгарылган хөкем карарларын яңадан тикшерүдән баш тартты. Адвокатлар президиумның бу карарын шикаять итәргә җыена.

2005 елның маенда Ходорковский һәм Лебедев салым түләмәүдә гаепләнеп тугыз ел төрмәгә хөкем ителде. 2010 елда икесенә дә зур күләмдә акча урлап аларны легальләштерү гаебе һәм 14 ел төрмә җәзасы өстәлде. Соңырак төрмә җәзасы 10 ел да 10 айга кадәр киметелде. Платон Лебедев 2014 елның маенда иреккә чыгарга тиеш иде.
XS
SM
MD
LG