Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар җырчысы һәм дирижер Алим Османов вафат булды


Акмәчет дүшәмбе көнне Кырымның атказанган артисты, "Къырым" фольклор ансамбленең оркестры җитәкчесе, халык җырларын башкару остасы Алим Османов белән хушлашты. Җырчы озак авырудан соң 59 яшендә вафат булды.

Үзбәкстанда туган Османов Әндиҗанның балалар музыка мәктәбендә укыткан, 1988 елдан бирле Акмәчетнең музыка мәктәбендә эшләгән. 2000 елдан бирле "Къырым" фольклор ансамбленең баш дирижеры булган.
XS
SM
MD
LG