Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда татар телендә "Яңа вакыт" кушымтасы чыга башлады


"Яңа вакыт" кушымтасы
"Яңа вакыт" кушымтасы

Удмуртиядә татарлар тормышын яктырткан "Яңа вакыт" - "Новое время в Удмуртии" дип аталган газетаның һәр санында бер бит татар телендә чыгачак. Бу биттә хәбәрләр, публицистик мәкаләләр бастырылачак, җирле авторларның иҗаты урын алачак.

Удмуртиядә башка регионнар белән чагыштырганда татар тапшырулары берничә каналда чыгып килә. “Россия-1” каналында татар телендә “Хәерле кич!” тапшыруы атна саен чыга һәм “Очрашу” радиожурналы радиоэфирда яңгырый.

Җирле каналда “Безнең вакыт” һәм балалар өчен “Күңелле кыңгырау” телевизион тапшырулар атна саен чыга, сишәмбедән җомгага кадәр иртәнге эфирда “Хәерле иртә” тапшыруы татарлар тормышы белән таныштыра. Ике дистә елдан артык укучылар “Яңарыш” газетасын укый. Хәзер тагын бер мәгълүмат чарасында татар тормышын яктырткан бит дөнья күрде.

Ринат Батталов
Ринат Батталов
"Яңа вакыт" - "Новое время" газетасында татар телендә язмалар бирү турында фикерләр бер ел элек барлыкка килгән. Татар теле битен әзерләүне шагыйрь Ринат Батталов үз өстенә алды. Тәҗрибәле журналист, дистә елдан артык “Яңарыш” газетасында “Әдәби сәхифә” битен алдып барды, публицистик язмалары да газетада еш күренде. “Яңа вакыт” газетасында татар телендә бит булдыруны, телебезне саклап калуга, үстерүгә тагын бер мөмкинлек дип бәяли Удмуртия һәм Татарстан язучылары берлекләре әгъзасы, Удмуртия язучылар берлегендә татар авторлары бүлеге җитәкчесе Ринат Батталов.

Ринат әфәнде элеккеге эш урыныннан китүенә үкенми. Бу газета бәйсез. Темаларны сайлау ирекле. Финанс табу да аның җилкәсендә түгел. Газетада төрле проблемаларга язмалар бастыру мөмкин булачак.

Татар әдипләре әсәрләре тупланган китап
Татар әдипләре әсәрләре тупланган китап
Газетада укучыларга мөрәҗәгать тә басылган. Һәр кеше үз фикерләрен, әдәби әсәрләрен җибәрә ала. Әлеге кушымтаның беренче саннарында да әдәби әсәрләргә күп урын бирелгән. Җирле авторлар Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхакова, Әлфирә Низамова һәм башкаларың шигырьләре урнаштырылган. Шулай ук Удмуртия язучылар берлеге белән удмурт авторларының иҗатын татар телендә укучыларга җиткерү эше алып барылачак. Хәзер дә удмурт авторы Вячеслав Ар-Сергинең татар телендә бер шигыре басылган.

Татар авторларына язучылар берлегендә бүлмә бирү мәсьәләсе дә көн тәртибендә. Бу да хәл ителер дип өметләнә Ринат Батталов.

Татар телендәге битне укучылар арасында Ринат Батталов белән элемтәгә керүчеләр дә бар икән. Газетаны кайдан алдыру турында да кызыксынганнар алар. Газетаны элемтә бүлекләрендә яздырып булуын җиткерде Ринат әфәнде.

Язучының киләчәккә планнары тагын да зуррак. Әлеге бер бит белән генә чикләнмәскә нияте - кушымтаны зурайту турында да уйлана ул. Анда татар тапшыруларының програмына да урын булыр, әдәби әсәрләр дә күбрәк басылыр дип ышана. Шул ук вакытта җирле авторларны тәрҗемә итеп, укучыга җиткерү нияте дә юк түгел.

Ринат Батталов китаплары
Ринат Батталов китаплары
Удмуртиядә яшәп иҗат итүче авторларның әсәрләре Татарстанда нәшер ителүче төрле газета, журнал битләрендә басылып тора. Шул ук вакытта үткән елда Казанда чыккан “Кайда да йөрәктә” исемле китапта да Удмуртия авторлары әсәрләре күп урын алып тора. Үткән елда Удмуртиядә яшәп иҗат итүче авторларның 11 китабы басылып чыккан. Аларың күбесе Казанда дөнья күргән. Быел да берничә авторның тупланмалары нәшрияткә әзер. Шулар арасында беренчеләрдән булып Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән, Воткинскида гомер иткән шагыйрь Риза Шәфи һәм сугышта һәләк булган абыйсы Исмәгыйль Шәфинең шигырьләре рус телендә басылып чыгачак.

Язучылар берлегендә хәзер аксакал шагыйрь Риза Шәфинең туган көненә багышланган кичәгә әзерләнәләр. Можгадан шагыйрь Илгиз Кадыровның тууына 75 ел тулды. Мартта бу датаны да зурлап билгеләп үтәргә килешенелгән.
XS
SM
MD
LG