Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гагаузлар Европага якынаюга каршы чыкты


Гагауз референдумы
Гагауз референдумы

Атна ахырында Гагаузиядә үктән референдумда тавыш биргәннәрнең зур күпчелеге Молдованың Европа берлеге белән якынаюын түгел, ә Русия җитәкчелегендәге Таможня берлегенә кушылуын яклаулары турында белдерде.

Гагаузия үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Валентина Лисник әйтүенчә, тавыш биргәннәрнең 98,4 проценты Таможня берлегенә керү яклы.

Шул ук референдумга чыгарылган икенче бер сорауга җавап бирүчеләрнең 97,2 проценты Европа берлеге белән тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштыруга каршы чыккан.

Өченче сорауга җавап бирүчеләрнең 98,9 проценты, әгәр дә Молдова бәйсезлеген югалтса Гагаузиянең бәйсезлек игълан итәргә хокукы бар дип исәпләвен белдергән.

70 процентлап сайлаучы катнашкан референдумга йомгак ясау чыгышында Лисник шулай ук сайлау канунын бозу очраклары теркәлмәгәнлеген дә хәбәр итте.

Молдовадагы Гагауз автономиясе җирләре харитада зәңгәр төстә
Молдовадагы Гагауз автономиясе җирләре харитада зәңгәр төстә
Молдованың автоном төбәге булган Гагаузиядә 155 меңләп кеше яши. Аларның күпчелеге – гагаузлар.

Төрки телдә сөйләшүче, православ динле гагаузларның күпчелеге Молдованың Европа Берлегенә якынаю теләге артында Молдованы шул ук телдә сөйләшүче Романиягә кушу нияте ята, дип исәпли.

Референдум алдыннан гыйнвар аенда Романия президенты Траян Бэсескуның Молдова һәм Романияне берләштерү мөмкинлеге турында әйткән сүзләре ул борчылуларны тагын да кыздырып җибәрде.

Молдова хөкүмәте бу референдум илнең бербөтенлегенә яный дип аңа киртә куярга маташты.

Узган айда Молдованың баш прокуроры Гагаузиядәге бер мәхкәмә бу референдумның конституциягә каршы килүе турында карар чыгарган иде дип белдерде һәм референдум үткәрүчеләрне тикшерергә кушкан иде.

Декабрь аенда Гагаузия парламенты әлеге мәхкәмә карары куйган киртәдән арыну өчен сайлау канунын үзгәртте.

Мәскәү элекке совет республикаларын үзенең Таможня берлегенә кушу өчен инде күптәннән аларга басым ясап килә. Молдова, Әрмәнстан һәм Украинага басым аеруча көчле.

2011 елда оешкан Таможня берлегенә Русия, Беларус һәм Казакъстан керде.

Былтыр Әрмәнстан белән Кыргызстан да аңа кушылырга җыенуларын игълан итте. Узган ел ахырында Украина җитәкчелеге да Европа Берлеге белән якынаю килешүен имзалаудан кисәк баш тартып Таможня берлегенә йөз белән борылды.

Мәскәү Таможня берлеген киләсе елда Евразия икътисади берлегенә әверелдерергә теләвен белдерде.
XS
SM
MD
LG