Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцария мигрантларны санап кына кертү яклы


Швейцария халкы якшәмбе узган референдумда Европа Берлеге илләреннән мигрантларга квота кертүне сайлады. Миграцияне чикләү өчен халыкның 50.3% тавыш бирде. Тәкъдим гамәлгә керсен өчен аның 50% халык тарафыннан хуплануы шарт иде.

Квоталар өчен иң күп тавыш итальянча сөйләшүче Тичино кантонында бирелгән. Алманча сөйләшүчеләрнең карашлары төрле булган. Илнең французча сөйләшүче өлеше квоталарга каршы тавыш биргән.

Халык партиясе керткән бу үзгәрешләр өч ел эчендә гамәлгә керә ала.

Европа Берлеге бу референдум нәтиҗәләре кызганыч, дип белдерде һәм киләчәктә Швейцариянең бу сәясәте Брюссель белән Берн арасындагы мөнәсәбәтләргә дә йогынты ясарга мөмкин, диде.
XS
SM
MD
LG