Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев урамнарында киңкүләм бәрелешләр


Киевның Шовковична урамында протестчылар җиңүе
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

Киевның Шовковична урамындагы бәрелешләр

Киев үзәгендә сишәмбе көнне милиция көчләре белән протестчылар арасындагы бәрелешләрдә кимендә өч кеше һәлак булды, йөздән артык кеше яраланды.

Киев үзәгендә бүген соңгы атналардагы иң каты бәрелешләр булды. Табиблар һәм оппозицион депутат белдерүенчә, кимендә өч демонстрацияче һәлак булган, берничәсе бик авыр хәлдә. Рәсмиләр ягынннан әлегә бу турыда белдерүләр булмады.

Протестчылар шулай ук утлы шешәләр атып, тәрәзәләрне ватып президент Виктор Януковичның Регионнар фиркасе урнашкан биналарга бәреп керде. Соңрак ул бинада бер мәет табылуы хәбәр ителде.

Бәрелешләрнең бер өлешендә протестчылар берничә милиция хезмәткәрен "әсир итеп алды". Азатлык радиосы хәбәрчесе протестчыларның кимендә дүрт милиция хезмәткәрен Евромайданга таба алып китүләре турында белдерде. Кайбер милиция хезмәткәрләренең башлары канлы. Тоткарланганнарны алып баручылар аларны сугарга теләүчеләрдән саклый.

Бәрелешләрдә протестчылар милиция хезмәткәрләрен тотып мәйданга алып китте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:29 0:00

Протестчылар үз кулларына эләккән милиция хезмәткәрләренең кайберләрен җибәрде.

Украинада протестчылар милиционерларны кулга алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00

Сишәмбе иртәсендә меңнәрчә кеше президент вәкаләтләрен киметүче канун чыгаруны таләп итеп парламент бинасына таба барырга теләгән иде.

Парламент рәисе оппозицион фракцияләрнең реформа тәкъдимнәрен көн тәртибенә куюдан баш тартканнан соң бүгенге утырыш өзелде.

Оппозиция җитәкчесе Виталий Кличко Януковичны кичекмәстән вакытыннан элек президент һәм парламент сайлаулары игълан итәргә чакырды.

Виталий Кличко
Виталий Кличко
“Мин Украина президентына мөрәҗәгать итәм. Барлык җаваплылык анда. Хәзер илдәге барлык хакимият аның кулында. Мин хәзер проблемны бары тик ул гына чишә ала дип исәплим. Шуңа күрә мин аңа мөрәҗәгать итәм. Җаваплы сәясәтче буларак, Украина президенты буларак ул вакытыннан элек президент һәм парламент сайлаулары игълан итәргә тиеш. Бу җәмгыятьтәге температураны киметергә ярдәм итәчәк, дип исәплим. Шуны эшләгез һәм ул вазгыятьтән чыгу юлы булачак, бу кыю адым булачак. Шул ук вакытта мин президентны ОМОН һәм эчке эшләр министрлыгы көчләрен шәһәр урамнарыннан чыгарырга чакырам”, диде Кличко.
XS
SM
MD
LG