Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Чулпан Хәммәтованың хәйрия чарасына акча тапмаган


Балалар өчен Бөтендөнья "Җиңүчеләр уеннар" Казанда түгел, Мәскәүдә узачак. Аны Чулпан Хәммәтова җитәкләгән "Подари жизнь" хәйрия фонды оештыра. Күчерелүнең сәбәбе - Татарстанның уеннарны финанслаудан баш тартуы. Бу хакта "Новая газета" хәбәр итә.

Хәммәтова сүзләренчә, чараны оештыру турында килешү республиканың президент аппараты һәм президент ярдәмчесе Татьяна Ларионова белән төзелгән булган. Ләкин Казан ягы килешүне рәсми документ белән теркәмәгән, уеннарны уздырачагын телдән генә раслаган.

Хәзер исә уеннар узу вакыты якынлашып килгәндә фондка Татарстан чараны финансламаячак дигән хат килгән. Финанслар министрлыгы чара өчен кирәкле акча күләмен исәпләп чыгаргач (якынча 15 млн сум), Татарстанның министрлар кабинеты аппараты бюджетта уеннар өчен акча юк, дип белдергән.

Оештыручылар уеннарны Мәскәүдә уздырырга булган.
XS
SM
MD
LG