Accessibility links

Кайнар хәбәр

Александр Турчинов: Украина хөкүмәте качты


“Батькивщина” фиркасе лидерларының берсе Александр Турчинов Югары Радада министрлар кабинетының барлык түрәләре һәм шул исәптән премьер-министр вазифаларын башкаручы Сергей Арбузов та Киевтан качты дип белдерде.

Украина президентының Киев янындагы “Межигорье” резиденциясендәге сак хезмәте пресса өчен экскурсия оештырган һәм Януковичның бөтен әйберләре дә моннан җомга көнне чыгарылган дип белдергән. Бу хакта Азатлык хәбәрчесе җиткерә.

Якшәмбе бөтен Украинада Киев үзәгендә бәрелешләрдә һәлак булганнарга матәм көне. Күңел ачу һәм спорт чаралары үткәрелми, дәүләт әләмнәре төшерелгән.

Украина сәламәтлек саклау министрлыгы Киевта 18 февраль иртәсеннән бирле 77 кеше һәлак булды дип белдерде. 589 зыян күрүче хастаханәләргә һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү урыннарына мөрәҗәгать иткән. 379 кеше хастаханәгә салынган.

Польшада җомга кичендә, тәрәзә төпләрендә шәмнәр яндырып, Киевта бәрелешләрдә һәлак булганнарны искә алдылар. Польша президентының Варшаудагы алсу сараена да ак лента һәм шәмнәр рәсеме яктыртылды.
XS
SM
MD
LG