Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер кызы Казанда да сынатмаган


Диана Демчук
Диана Демчук

Вагай районының Тугыз мәктәбе укучысы Диана Демчук Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадада беренче урын яулап кайтты.

17 февральдә Төмәндә олимпиаданың ябылу тантанасында өлкә күләмендә җиңү яулаган укучыларга тантаналы рәвештә грамоталар тараттылар. Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән монда Төмән, Ялутор һәм Вагай районнарыннан укучылар килделәр.

Шул ук көнне безнең Төмән өлкәсеннән алты укучы Казанга төбәкара бәйгегә юл алдылар. Алар: Ялутор районының Аслана мәктәбе 11нче сыйныф укучысы Данир Йортлыбаев, Төмән районы Шыкча мәктәбе 9нчы сыйныф укучылары: Альбина Нәҗметдинова, Анжелла Гадиева һәм 10нчы сыйныф укучысы Җәмилә Юнысова, Муллаш урта мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Чулпан Йосыпова һәм Вагай районы, Тугыз урта мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Диана Демчук.

Җиңүчеләр Казанда
Җиңүчеләр Казанда
"Казанда безне "Регина" кунакханәсенә урнаштырдылар. Монда гел ачык йөз белән, хуш күреп каршы алалар. Олимпиаданы ачу тантанасыннан соң Чулпан, Альбина һәм Диана татар теленнән ярышка керделәр, ә шул вакытта калганнар шигырь бәйгесенә юнәлдек. Укучылар бик сәнгатьле итеп татар шагыйрьләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.

Аннары укытучылар белән Казан федераль университеты галимнәре очрашу оештырдылар. Университетның факультетлары, анда керү тәртипләре турында сөйләделәр, укырга килергә чакырдылар. Студентларны тулай торак белән тәэмин итүләре турында әйттеләр, шулай ук яхшы укысаң 10 мең сум чамасы стипендия һәм бик яхшы укучыларга 50 мең сумга кадәр грант алу мөмкинлекләре да ачыкланды.

Ул көнне “Идел” журналы хезмәткәрләре, язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу чарасында катнаштык. Галиәсгар Камал театрына спектакльгә бардык – хыяллар чынга ашты. Без “Мулла” исемле спектакль карап, бик хозурланып кайттык. Йокларга ятар алдыннан, драманың каһарманнары турында озак сөйләштек.

21 февраль көнне сынауга әдәбиятчыларыбыз керде: Данир, Анжелла һәм Җәмилә", дип сөйләде Тугыз мәктәбе туган тел укытучысы Венера Ибукова.

Венера Ибукова Диана һәм Гөлнара белән өлкә олимпиадасында
Венера Ибукова Диана һәм Гөлнара белән өлкә олимпиадасында
"Хәзер әдәбият дәресе атнага бер генә керә. Без укырга теләгән китаплар да җитешми Төмән якларында. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек тә күп вакыт сорый. Шул сәбәплеме, әллә сораулар елдагыдан кыенрак булдымы – әдәбияттан җавапларыбыз йомшаграк килеп чыкты, - диде Җәмилә. - Тик без күңелне төшермәдек, тагын да ныграк өйрәнергә, укырга илһам алдык. Монда Венера апа сөйләп киткән очрашулар, тагын да "Сәләт" яшьләр үзәге белгечләре белән танышу бик ошады. Аның төрле юнәлешләре бар икән. Әле Чулпаныбыз КФУга кунакка да барып кайтты. Анда туган телне саклау, татар теленең бүгенге көндә торышы турында чыгышлар булган".

Ябылу тантанасында Диана Демчукның 10нчы сыйныф укучылары арасында татар теленнән җиңүче, иң оста шигырь сөйләүче булуына барысы да шатлана.

"Диана үткән ел да Казанга барган иде, ул бик тырыш кыз, гел бишле билгеләренә укый, мәктәптә, районда үткән барлык чараларда диярлек катнашып өлгерә. Кадетлар классында да, спорт белән дә шөгыльләнә. Аның белән аралашу да җиңел, ул күпне белә, белгәннәре белән уртаклаша, - дип дустын мактады Гөлнара Гаязова. - Мин дә өлкә турына үткән идем дә, әдәбияттан белемем сайрак булып чыкты. Тик үкенмим, туган телемне яхшырак белгәнемә шатланам гына".

Татар теленнән 9нчы сыйныфлар арасында Альбина Нәҗметдинова һәм 11нче сыйныф укучылары арсында Чулпан Йосыпова призлы урыннар алалар.

Олимпиадага әзерләгән, урын алган укучыларның укытучыларына да: Шыкча урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Муллачановага һәм Муллаш урта мәктәбе укытучысы Азалия Габдрәхимовага һәм Венера Ибуковага мактау кәгазьләре бирәләр.

Казанга бару – аннан читтә яшәүче һәр татарның якты хыялы. Ул милли горурлыкны арттыра, тарихи һәйкәлләрне күрү, Кол Шәриф мәчетенә керү, музейларга сәяхәт күңелләрдә милләтне күтәрү, саклау хисен үстерә, ә туган телне тирәнтен өйрәнүчеләр өчен – әйтеп җиткермәслек шатлык. Өлкәбез мәктәпләрендә туган телне өйрәтүче энтузиаст укытучылар, тырыш балалар булганда халкыбыз яши әле.
XS
SM
MD
LG