Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ “Сазлык эше” тотыкларына хөкем карарын гаепли


АКШ Мәскәүдәге Замоскворецкий мәхкәмәсенең “Сазлык эше”ндә сигез кешегә хөкем карары чыгаруга карата канәгатьсезлек белдерә. АКШның Дәүләт департаменты белдерүендә: “Бу эшне караган мәхкәмә барышы сәясәтләшкән иде, хөкем карары тагын бер мәртәбә Русиядә ил ватандашларының конституция нигезендә сүз иреге белдергән һәм җыелган өчен җавапка тартканны күрсәтә”, диелә.

АКШның тышкы сәясәт идарәсе: “Без Русия хөкүмәтен хокукларның өстен булуы тарафдары икәнлеген күрсәтергә һәм бу гаделсезлекне төзәтергә чакырабыз”, дип белдерә.

Белдерүдә Кушма Штатларның Русиядә 21 һәм 24 февраль көннәрендә тыныч демонстрантларның күпләп тоткарлауына да борчылу хакында әйтелә. Мәскәүдә генә 800-ләп кеше, шул исәптән сәясәтчеләр Борис Немцов һәм Алексей Навальный тоткарланды, диелә тышкы сәясәт идарәсе белдерүендә.
XS
SM
MD
LG