Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Украина сурәтендә Мәскәү үз фикерен белдерүчеләргә басымны арттыра"


Русия полициясе Мәскәү мәхкәмәсе яныннан читтәрәк булганнарны да тоткарлый. 24 февраль 2014
Русия полициясе Мәскәү мәхкәмәсе яныннан читтәрәк булганнарны да тоткарлый. 24 февраль 2014

"Агора" төбәкара хокук яклау ассоциациясе җитәкчесе Павел Чиков Мәскәүдә соңгы көннәрдә "Сазлык эше"ндә гаепләнүчеләргә теләктәшлек күрсәтүче бик күп кешене тоткарлауны һәм оппозиция лидерлары Борис Немцов белән Алексей Навальныйга карата мәхкәмәнең административ сак астына алу карары чыгаруы кануни түгел дип белдерә. Аның фикеренчә, Украинадагы протест чаралары нәтиҗәсендә хакимият алышыну сәбәпле Мәскәү Русиядә үз фикерен белдерергә теләүчеләргә басымны арттыра.

Украинада протест чаралары дәвам итә. Чәршәмбе Кырымның Югары Радасы янына 5 меңләп кырымтатары җыелды. Алар кырымтатар халкы Мәҗлесе байраклары күтәреп “Кырым – ул Украина”, “Кырым – Русия түгел” дигән шигарләр кычкырды һәм Кырым парламентының ярымутрау язмышы мәсьәләсен карауга протест белдерде. Парламент бинасы янына Русия флаглары күтәреп Кырымны Русиягә кушу тарафдарлары үз чараларын үткәрде. Кырымтатарлары протесты нәтиҗәсендә парламент Кырым язмышын карамады.

Киевта 18 февральдән башланган халык күтәрелешләре нәтиҗәсендә элекке җитәкчелек хакимияттән читләштерелде, Виктор Янукович качты, 25 майга вакытыннан элек президент сайлау билгеләнде. 26 февраль кичендә Майданда халык алдында хөкүмәткә кемнәр кергәнлеге, министрлыкларны кемнәр җитәкләячәге игълан ителде.

Украинадагы бу үзгәрешләр Русиядә “Сазлык эше”ндә гаепләнүчеләргә хөкем карары чыгару һәм аларга теләктәшлек белдергән йөзләрчә кешенең мәхкәмә бинасы янына һәм дүшәмбе кичендә Манеж мәйданына җыелуы белән бергә туры килде. 21, 24 февраль көннәрендә Мәскәүдә генә 800-ләп кеше тоткарланды һәм мәхкәмә сәясәтчеләр Борис Немцов белән Алексей Навальныйны административ сак астына алу карары чыгарды.

Павел Чиков
Павел Чиков
"Агора" төбәкара хокук яклау ассоциациясе җитәкчесе Павел Чиков фикеренчә, Русиядә үз фикерен белдерергә чыгучыларга алга таба тагын да катырак чаралар күрелергә мөмкин.

"Соңгы көннәрдә Мәскәүдә каты чаралар күрү, минемчә, Киевта һәм Украинадагы вакыйгаларның кайтавазы. Мәскәүдәге хәлләрне мин Олимпиада узгач Кремль тарафыннан эчке сәясәтне катылату дип әйтә алмыйм, шулкадәр кырыс һәм каты гамәлләр кылуны Киев белән бәйлим. Әгәр Киевта вазгыять үзгәрмәсә хокук саклау оешмалары тарафыннан репрессив адымнар булмас иде”, ди Чиков.

Хокук яклаучы Мәскәүдәге соңгы тоткарлауларның һәм аннан соң булган административ кулга алуларның Русия кануннарына каршы килүен белдерә.

“Тоткарлауларга бернинди нигез булмавы күренеп тора, кешеләр Замоскворецкий мәхкәмәсе янына "Сазлык эше"ндә гаепләнүчеләргә теләктәшлек күрсәтергә һәм хөкем карарына карата үз фикерләрен белдерергә килгән иде. Алар канун боза торган бернәрсә дә эшләмәде. Конституция нигезендә тыныч рәвештә протест белдерү чарасына гына чыккан иделәр һәм көтмәгәндә хакимиятләр тарафыннан бернинди кысаларга да сыймый торган гамәлләргә дучар булдылар. Шул ук хәлләр кичен тагын Манеж мәйданында да кабатланды. Протест чарасында катнашучылар көч кулланмады, мыскыллаучы шигарләр дә кычкырмады.

Соңгы тапкыр болай күпләгән кешеләрне тоткарлау 2011 елның декабрь аенда гына булган иде. Ул вакытта меңгә якын кеше тоткарланды. Русия баш прокуратурасы һәм мәхкәмәләр дә күп кеше чыккан чараларда катнашучыларга карата 19нчы маддәнең өченче өлеше нигезендә административ җавапка тартырга ярамый дип белдерсә дә, ул үтәлми.

Мәхкәмәләр дә бик актив рәвештә, дәлилләнмәгән килеш канунны читкә тибәреп кешеләрне җинаятьләр кодексындагы башка маддәләр нигезендә административ җаваплылыкка тарта. Аларны администратиав рәвештә ирекләреннән мәхрүм итә. Болар барсы да Мәскәүдә конституция бозылганлыкны күрсәтеп тора", диде Чиков.

“Сазлык эше” тотыкларына гаепләү белдерүне Amnesty International үтә дә гаделсез дип белдерде. Human Rights Watch-ның Русиядәге програмы вәкиле Татьяна Локшина “Сазлык эше”нә карата чыгарылган карарның Русиядә мәхкәмәнең сәясәтләшкәнлеген күрсәтүне әйтте.

АКШ Русиядә тыныч демонстрантларны - 800ләп кешене һәм шул исәптән Борис Немцов һәм Алексей Навальный тоткарлауга канәгатьсезлек белдерде.
XS
SM
MD
LG