Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым парламенты ярымутрауның аерылу-аерылмау мәсьәләсен карамады


Кырымтатарлар парламент бинасы янында. 26 февраль 2014
Кырымтатарлар парламент бинасы янында. 26 февраль 2014
Чәршәмбегә билгеләнгән Кырым Югары Радасының чираттан тыш утырышы ярымутрау язмышы мәсьәләсен карамады.

Чәршәмбе Кырымның Югары Радасы янына 5 меңләп кырымтатары җыелды. Алар кырымтатар халкы Мәҗлесе байраклары күтәреп “Кырым – ул Украина”, “Кырым – Русия түгел” дигән шигарләр әйтте. Парлмент бинасы янында Русия флаглары күтәреп Кырымны Русиягә кушу тарафдарлары да үз чараларын үткәрде. Ике як арасында бәрелешләр дә булып алды. Соңрак кырымтатарлар Русия тарафдарларын парламент бинасы алдыннан кысрыклап чыгарды.

Аннан соң берничә минут узуга Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров парламент бинасыннан халык алдына чыгып, җыелган өчен рәхмәт әйтеп, таралырга чакырды.

Чубаров аларны үзләре яшәгән шәһәрләргә, районнарга кайткач бернинди провокацияләргә бирешмәскә, мәчетләрне, чиркәүләрне, синагогаларны бергәләп сакларга, милләтара татулыкның бозылуына юл куймаска өндәде. Милли мәҗлес рәисе әйтүенчә, алга таба кырымтатарлар белән исәпләшәчәкләр, соңгы өч елда күзәтелгән күренеш – кырымтатарларны Кырым язмышын хәл итүдән читтә калдыру булмаячак.

Иртән парламент матбугат хезмәте Кырым Югары Радасы башлыгы Владимир Константиновның белдерүен таратты. Анда чәршәмбегә билгеләнгән утырышта Кырымның Украинадан чыгу мәсьәләсе каралмаячагы әйтелде. “Бу Югары Рада абруен төшерү һәм аның легитимлыгын юкка чыгару өчен оештырылган провокация. Кызганыч, бу провокация ярымутрауда иҗтимагый-сәяси хәлне тотрыксызландыру бәрабәренә үз хакимиятләрен саклап калу теләге белән Кырым хөкүмәтендәге макеевчылар төркеме белән оештырылган. Алар өчен бу ят җирләр!”, дип белдерде парламент спикеры.
XS
SM
MD
LG