Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламенты вәкилләре Кырымга китте


Татарстан парламенты вәкилләре: мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, канунилык хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, депутатлар Роберт Миңнуллин, Виктор Бударин пәнҗешәмбе Дәүләт шурасы утырышы тәмамлангач ашыгыч рәвештә Кырымга китте.

Алар Кырым парламентына ярымутраудагы вәзгыятькә карата Татарстан Дәүләт шурасының фикерен җиткерергә тиеш.

Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның чираттан тыш булган утырышында чыгыш ясап “Җитди сигналлар чиктәш дәүләттә вfзгыятьне катлауландырырга, ышаныч һәм милләтара килешеп яшәү мохитен бозарга тырышкан көчләр барлыгына дәлил. Украина ватандашларының иминлеген тәэмин итү, хокук һәм ирекләрен саклау кирәк булганга Дәүләт шурасы Кырымда туган вазгыятькә тирән борчылу белдерә”, диде.

Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев әлеге утырышта: "Дипломатик юллар белән булдыра алганның барсын да эшләргә кирәк, бу бәйсез дәүләт җирләре", дип белдерде.

27 февраль таңында, иртәнге дүртләрдә 30-50 кешелек кораллы, униформалы ике төркем Кырым Югары Радасы һәм Кырым Министрлар шурасы биналарын басып алган. Аларның кем булганы билгесез. Бары тик урыстелле һәм хәрби яктан әзерлекле булганнары хәбәр ителә.

Чәршәмбе Кырымның Югары Радасы янына 5 меңләп кырымтатары җыелды. Алар кырымтатар халкы Мәҗлесе байраклары күтәреп “Кырым – ул Украина”, “Кырым – Русия түгел” дигән шигарләр әйтте. Парлмент бинасы янында Русия флаглары күтәреп Кырымны Русиягә кушу тарафдарлары да үз чараларын үткәрде. Ике як арасында бәрелешләр дә булып алды.
XS
SM
MD
LG