Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым кайтавазы: Мәскәү Казан янына танклар китерде


Казан янында танклар
Казан янында танклар

Башкала янында урнашкан полигонга 300дән артык хәрби техника китерелде. “Звезда Поволжья” баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов моны Кырымдагы вакыйгалар белән бәйли.

28 февральдә Казан янында урнашкан полигонга армия транспорты, БТРлар, танклар китерелде. Казан-Оренбур юлында хәрәкәт иткән гаскәрләрне шаһитлар күреп калган. Хәрби техникада “тынычлык урнаштыручы көчләр” тамгасы бар.

Русия саклану министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, техника китерү Көнбатыш һәм Үзәк хәрби бүлгеләренең әзерлеген тикшерү кысаларында эшләнелә. Хәрбиләр таныш булмаган җирлектә әзерлек укулары уздырыр өчен 800 километрлы марш ясаган. Әзерлек Казан янында урнашкан полигонда узачак.

26 февральдә, Кырымдагы вазгыять кискенләшә башлаганда, Русия президенты Владимир Путин ике хәрби бүлгенең әзерлеген сынар өчен чираттан тыш тикшерүләр башланганын игълан итте. Күнегүләр 26 февральдән 3 мартка кадәр дәвам итә. Хәрбиләр базаларына 7 мартка кадәр әйләнеп кайтырга тиеш.


“Звезда Поволжья” газетының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов Татарстанга гаскәр китерүне Кырымдагы вакыйгалар белән бәйли.

"Шундый күп хәрби берәмлекнең Казанга килүе минем өчен гадәттән тыш хәл. Татарстан хокукый статусы турындагы референдумнан соң егерме ел эчендә бу беренче тапкыр. Ул вакытта республикадан барлык коралны алып чыгып, чикләрне Русия гаскәре әйләндереп алган иде", - ди ул.

“Украина һәм аеруча Кырымдагы хәлләр фонында Русия гаскәренең Казанга китерелүе очраклы түгел”, ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, бу - Мәскәүнең куркуын күрсәтә: янәсе мондый вазгыятьтә Татарстан Мәскәүгә никадәр лояль булыр.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
“Хәзерге вакыйгаларны фаразлап булмый бит. Кырымның статусы үзгәрергә, сугыш гамәлләре башланырга мөмкин. Шуңа күрә ниндидер “кайнар башлар” Татарстан турында да борчыла. Янәсе биредә кораллы күтәрелеш булырга мөмкин. Ләкин минемчә бу һичшиксез хаталы фикер. Казанга гаскәр китерү адекват гамәл түгел һәм Русия хакимиятенең югалып калганлыгын күрсәтә”, - ди Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG