Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов: “Башкортстан Кырымга һуманитар ярдәм күрсәтергә әзер”


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов республиканың Кырым халкына һуманитар ярдәм күрсәтәчәген әйтте. Бу хакта аның матбугат үзәге хәбәр итә.

“Башкортстан, республика ширкәтләре Киевта хакимиятне басып алган радикаллар һәм милләтчеләр гаебе сәбәпле авыр хәлдә калган Кырым халкына барлык ярдәмне күрсәтергә әзер.

Без Кырым халкына беренчел кирәк булган әйберләрне, азык-төлек, ягулык җибәрүне оештырачакбыз. Моннан тыш республика Кырым ширкәтләренең тотрыклы эшләве өчен материаль байлыкларны җибәрә ала. Бу эшне без федераль үзәк белән бергәләп киңәшләшеп башкарырга әзер”, ди Хәмитов.
XS
SM
MD
LG