Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда татар иҗтимагый үзәгенең шура утырышы узды


Сарапул мәчете имам хатыйбы Әхмәт хәзрәт Халиков чыгыш ясый
Сарапул мәчете имам хатыйбы Әхмәт хәзрәт Халиков чыгыш ясый

Ижау татар иҗтимагый үзәге еллык эшенә нәтиҗә ясауны гадәткә кертте. Үзәк җитәкчесе Фнүн Мирзаянов 2013 елга хисап ясады.

Милли чаралар соңгы елларда Ижауның Халыклар дуслыгы йортында уза. Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы шура утырышы зур залда үтте.

ТИҮ еллык эшенә нәтиҗә ясап, планнар кабул итүне гадәткә кертте. ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов 2013 елга хисапны үзе ясады. Мәгариф өлкәсендә туган телне өйрәнү буенча берникадәр уңышларга ирешелгән. Халыклар Дуслыгы йортында ТИҮ ана телен өйрәнү курсларын оештырган. Быел ул курсларны гимназиянең татар теле укытучысы Ләйсәния Закирова алып бара. Әлеге курсларга йөрүчеләр саны быел күбрәк икән. Камбарка районы Шолья авылында татар теле факультативы эшли. Воткински районы Новый авылында милли хәрәкәт активистлары үзләре татар теле курслары оештырган.

Халыклар дуслыгы йорты
Халыклар дуслыгы йорты
Әмма Ижау шәһәре мәктәпләрендә соңгы елларда татар сыйныфларына балалар туплау бераз аксый. Шуңа да милли хәрәкәт әгъзалары “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре белән мәктәпләрдә очрашулар үткәркән. Мисал өчен, ТИҮ 12нче санлы мәктәптә директор белән очрашуда татар сыйныфына балалар туплау проблемасын куйган. “Моның өчен милли оешмалар татар сыйныфын компьютерлар белән тәэмин итәргә алынды”, диде Фнүн Мирзаянов.

ТИҮ җирле каналда татар телендәге тапшыруларны саклап калу максатыннан да җитәкчеләр белән очрашкан. Җирле “Минем Удмуртия” каналында татар тапшыруларының вакыты кыскартылган. Иртәнге тапшырулар вакыты да киселгән. Бу мәсьәләне көз, яңа тапшырулар програмы төзелгәндә исәпкә алырга ышандырганнар.

ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов чыгыш ясый
ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов чыгыш ясый
2014 елда федераль каналның “Удмуртия” дәүләт телерадиокомпаниясе эфирында яңгыраучы “Очрашу” радиожурналына 25 ел тула. “Очрашу” радиожурналының 25 еллыгын зурлап ноябрьдә уздырырырга планга кертелүен җиткерде Фнүн Мирзаянов. Шулай ук агымдагы елда Ижауда ТИҮ оешуына да 25 ел тула. Бу вакыйганы да зурлап билгеләп утәргә, милли хәрәт эшенә нәтиҗә ясар өчен дә этәргеч, диде ул.

Диния нәзарәте эшчәнлеген дә чыгыш ясаучы яхшы яктан билгеләде. Фнүн Мирзаянов әйтүенчә, телне саклап калуда мәчетләрнең роле бик зур. Балезино районы Кистем авылында яңа мәчет сафка басты. Глазов шәһәрендә мәчет төзелеше уңышлы алып барыла. Ижау шәһәре үзәгендә иман йорты төзелеше төгәлләнеп килә. “Вәгазьләр гыйбадәт биналарында татар телендә алып барылырга тиеш”, диде Фнүн Мирзаянов.

Мәсгут Гаратуев чыгыш ясый
Мәсгут Гаратуев чыгыш ясый
2014 ел - Мәдәният елы булуын исәпкә алып, ТИҮ планына төрле чаралар керткән. Ел саен уздырыла торган “Йолдызлар яңгыры” фестивале быел уен коралларында уйнаучы балалар арасында оештырылачак. Башта фестиваль республика районарында да үтәчәк. Әле һаман республиканың берәр сәнгать мәктәбендә татар бүлеге ачу теләк булып кала бирә.

ТИҮнең мактаулы президенты Мәсгут ага Гаратуев чыгышында республика татарлары тормышындагы вакыйгаларны татар телле җирле матбугат битләрендә яктырту белән генә чикләнмәскә, Татарстанда чыгып килүче газета һәм журналларына язмалар җибәрергә тәкъдим итте. Шулай ук ТИҮ 25 еллыгын да зурлап уздырырга, бу хакта да рус матбугатында хәбәрләр урнаштырырга кирәклегенә басым ясады Мәсгут ага.

ТИҮ әгъзалары алдында "Асылъяр" төркеме чыгышы
ТИҮ әгъзалары алдында "Асылъяр" төркеме чыгышы
Өлкән милли хәрәкәт әгъзасы яшьләр белән эшләүдә яңа алымнар табып, егет-кызларны берләштерү буенча эшне активлаштырырга өндәде. Аеруча татар гаиләләре булдыруны алар күңеленә сеңдерергә, туган телендә аралашучы балалар тәрбияләргә кирәклегенә басым ясады. Халыклар иҗаты йорты - "Спартак"ны инвесторлар сатып алырга мөмкин. Анда берничә татар коллективы тупланган. Шуңа да "Спартак"ны татарлар өчен саклап калырга, анда төзекләндерү эшләрен башкарырга тәкъдим итте.

Бриллиант Абдрахманова
Бриллиант Абдрахманова
ТИҮ балалар бакчаларында сабыйларга милли тәрбия бирүне үз күзәтүендә тота. Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова бакчада ана телен өйрәнеп, милли гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләнгән сабыйлар укуларын милли сыйныфларда дәвам итә алмавына борчылу тудыруын әйтте. Шулай ук җәйге айларда бакчалар берничә айга ябыла. Балаларның күпчелеге урамда кала. Чыгарылыш группалары өчен генә булса да, җәйге лагерьларда сменалар оештыру мөмкинлеген табарга тәкъдим итте Бриллиант Абдрахманова.

107нче балалар бакчасы үткән елда методик тәҗрибә туплау мәйданчыгы статусын алды. Биредә елга берничә семинар уздырылуын җиткерде Бриллиант Абдрахманова. Әлеге семинарларга республика төбәкләрендәге балалар бакчаларының татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләрне дә катнаштыруны максат итеп куярга тәкъдим итте. Бу хакта җирле милли оешмаларга тәрбиячеләрне мөмкинлек табып, җибәрергә чакырды.

Сарапулдан Зөлфәт Арсланов сорауларга җавап бирә
Сарапулдан Зөлфәт Арсланов сорауларга җавап бирә
Үткән елда Сарапул ТИҮ әгъзалары яңа кешеләр белән тулыландырылган. Шундыйлардан - Зөлфәт Арсланов. Эшкуар чараларны уздыруда матди ярдәм итә. Шәһәрдә яшьләрне туган телебезгә өйрәтү һәм дини тәрбия бирүне дә онытмыйлар. Бу хакта Сарапул мәчете имам хатыйбы Әхмәт хәзрәт Халиков сөйләде. Аның сүзләренчә, мәчеткә татар телен белмәгән милләттәшләребез килә, шуңа да алар белән рус телендә аралашырга туры килә. Татар теленә тартунының бер ысулын – гарәп телен өйрәтүне гамәлгә кертергә ниятлиләр Сарапулда.

Балезино төбәгендә милли тормыш бер дә сүрелми. 2014 елның Мәдәният елы булуын исәпләп, Кистем авылының мәдәният йортында зур планнар билгеләгәннәр. Мәдәният йорты хезмәткәре Светлана Касимова ел саен яңа пьеса табып, аны сәхнәгә куюларын, төрле бәйге-фестивальләрдә катнашуларын җиткерде. Тик аларның сәхнә киемнәре тузган, уен кораллары да таушалган икән. Бу авыл клубы өчен зур проблема булып тора.

Милли сәясәт министрлыгыннан Айрат Гайнетдинов, “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин, ТИҮ актив әгъзалары Гайсә Талипов, Рәшит Ситдиков, Можгадан Камил Кубашев, Камбаркадан Мирдәлиф Якупов үз оешмаларындагы хәлләр белән таныштырды.

Чаллыдан "Көмеш кыңгырау" газетасы мөхәррире Факил Сафин сөйли
Чаллыдан "Көмеш кыңгырау" газетасы мөхәррире Факил Сафин сөйли
“Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова эшмәкәрләр корылтаен уздырырга, Татарстан һәм Русия күләмендә милли телләрне саклап калу һәм үстерү максатыннан игълан ителгән төрле грантларда катнашырга чакырды. Шушы грантларны язу өчен семинарлар уздырырга кирәклеген билгеләде. Шушы грантка ия булу сәбәпле “Яңарыш” газетасы быел да балалар иҗатын туплап, “Алтын йомгак” китапчыгын чыгара алды. Киләчәктә шушындый мөмкинлектән укытучыларга да файдаланырга кирәклегенә басым ясады.

Пленумда Чаллыдан да кунаклар катнашты. Язучы Факил Сафин Удмуртия татарлары башкарган эшләргә югары бәя бирде. Чаллыда нәшер ителүче газеталар белән даими элемтә булдырып, хәбәрләшеп торырга чакырды. Әлфия Ситдикова хезмәттәше белән балалар өчен ике татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән китапларын тәкъдим итте.

Пленумда барлыгы 17 кеше чыгыш ясады. Күтәрелгән проблемалар кабул ителгән карарларда чагылыш тапты.
XS
SM
MD
LG