Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Татарстан десантының Кырымга баруын хурлык дип бәяләде


Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы. 4 март 2014
Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы. 4 март 2014

4 март Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы узды. Үзәк Русиянең Кырымга карата сәясәтенә каршы булуын белдерде.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышында Кырымда барган хәлләр тикшерелде. Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Вил Латыйпов:

– Украинада милли бүленеш тә, мародерлык та, ягъни чуалыш барган урыннарда талаулар да юк. Хәтерләсәгез, Япониядә атом станциясендәге фаҗига вакытында япон халкы һәртөрле талаулар белән шөгыльләнми, үзләрен бик әдәпле халык итеп күрсәткән иде. Шуннан Башкортстандагы Урман касабасындагы корал шартлау вакыйгаларын искә төшерегез. Анда шартлау вакытында аерым төркемнәр качып киткән халыкларның йортларын талау, мал-туарларын алып китү очраклары күп булды. Украина халкы да японнар кебек әдәплелек күрсәтә.

Вил Латыйпов, ТИҮ әгъзасы
Вил Латыйпов, ТИҮ әгъзасы
Белүебезчә, сигез ил башлыклары катнашачак саммитта җиде ил җитәкчеләре катнашмау ихтималлыкларын белдерделәр. Украина мөстәкыйль яшәргә омтыла, Русия аны төрле юллар белән тышауларга, үз кулыннан җибәрмәскә тырыша. Имеш, Русия анда яшәгән урыс халкын яклый. Ерак Көнчыгышта кытай халкы шактый сан ягыннан артып килә. Шулай булгач, Кытай дәүләте дә аларны яклап хәрбиләрен кертә ала булып чыга. Әлеге вазгыятьтә Татарстан да үзенең чын йөзен күрсәтте. Аларның Мәскәү җырын җырлаулары, кырымтатарларының үзбилгеләнешкә хокукларын онытулары олы хурлык. кырымтатарларының яшәгән җирләреннән сөрелүе, аннан кабат кайткач аларга Кырымдагы урыс түрәләренең җир бирми җәфалауларын күпләр белә. кырымтатарлары шуннан соң кемне якларга тиеш?

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов:

Кадерле Имаметдинов, ТИҮ рәисе
Кадерле Имаметдинов, ТИҮ рәисе
– Мин дә Казанның Мәскәү җырын җырлавына хурланам. Кемнәр бит әле, халык шагыйрьләре кәмит ясап йөри. Дөрес, бу барлык Татарстан халкының фикере түгел, аны кырымтатарлары да аңларга тиеш. Ә бит халык санын алу алдыннан Башкортстанга килеп шундый чаралар уздырганнары юк. Татарстан депутатларының да, артистларының да килеп татар телле халыкны татар булып язылырга чакырып йөргәннәре юк. Күршедә яшәүче миллион ярымлык халыкның язмышы аларга бар ни дә, юк ни. Ә Кырымга барып Русиянең унитар сәясәтен хупларга дигәндә алар чират тора. Мин барам, мин барам, дип. Чөнки исемнәр аласы бар. Халык шагыйре, Тукай премияләреннән соң Русия исемнәрен аласы бар. Оят.

ТИҮ әгзасы Лилия Хөсәенова:

Лилия Хөсәенова, ТИҮ әгзасы
Лилия Хөсәенова, ТИҮ әгзасы
– Русия кораллы көчләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулды. Бу ил сугышларсыз, чит илләрнең эчке эшләренә кысылмый тора алмый. Без Русиянең Украина территориясенә гаскәр кертүе, илнең эчке эшенә кысылуына каршы булуыбызны белдерергә тиеш.

Чара ахырында әлеге уңайдан мөрәҗәгать кабул ителде. Анда Русиянең Украинага кораллы көчләр кертүенә борчылу белдерелә. Вазгыятьне Украина халкы үзе чишәргә тиешлеге ассызыклана. Кырымда узачак референдумда, урысларның күпчелекне тәшкил итүләре сәбәпле, һәр халык – урыс, украин, татарларның референдум нәтиҗәләре аерым ясалырга тиешлеге әйтелә.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук Татарстан вәкилләренең мөстәкыйль Украина дәүләтенә барып Русия сәясәтен үткәреп йөрүләренә хурлык та белдерелгән.
XS
SM
MD
LG