Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов кырымтатар АТР каналының ябылуына каршы


Миңнеханов Акмәчеттә журналистлар сорауларына җавап бирә. 5 март 2014
Миңнеханов Акмәчеттә журналистлар сорауларына җавап бирә. 5 март 2014

Татарстан президенты кырымтатар АТР телеканалының ТНВ белән хезмәттәшлек итүен тели.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кырымтатар АТР телеканалының эшен туктатуга каршы. Бу хакта ул Азатлык хәбәрчесенең соравына җавап биреп 5 мартта Акмәчеттә белдерде.

Элегрәк Кырымда әлеге каналның бәйсез мәгълүмат бирүе сәбәпле ябылачагы турында хәбәрләр таралган иде. Мәскәү яклы фетнә вакытында АТР телеканалы Кырымдагы вакыйгаларны, шул исәптән урыс милләтчеләре төркемнәренең башбаштак гамәлләрен турыдан-туры эфирда күрсәтеп торды. АТРның шушы эшен Русия тарафыннан Кырымга җибәрелгән Рөстәм Батыров, Татарстан мөфтиенең урынбасары, хәтта "Русиягә каршы пропаганда" дип тә атады. Мөфти Сәмигуллин исә аның бу сүзләрен Батыровның "шәхси карашы" дир бәяләде, ул алай сәясәткә кереп китмәскә тиеш иде диде.

"Ул чынбарлыкны хәбәр итәргә тиеш. Ә ябырга кирәкми. Чөнки башка мәгълүмат чыганагы инде юк. Автоном республиканың җитәкчелеге мондый адымга барыр дип уйламыйм. Бу дөрес булмас", - ди Миңнеханов.

Кырым министрлар шурасы рәисе Сергей Аксенов аңа, "әлбәттә", дип җавап бирде.

Шулай ук Миңнеханов АТР Татарстанның ТНВ каналы белән хезмәттәшлек итү идеясен тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG