Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куала-Лумпурдан Пекинга юл тоткан очкычны эзләү дәвам итә


Malaysia Airlines ширкәтенең Куала-Лумпурдан Пекинга чыгып киткән Boeing-777 очкычын эзләү дәвам итә. 239 юлчы белән бу очкыч шимбә көнне иртән юлга чыккач радардарлардан югалды. Вьетнамнан көньякка таба Көньяк Кытай диңгезендә күренгән нефть таплары тирәсендә очкыч калдыклары табылмаган.

Очкычтагы юлчыларның өчтән бер өлеше кытайлар, калганнары Азиянең башка илләре ватандашлары. Шулай ук араларында Төньяк Америка һәм Европа илләре ватандашлары да бар, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG