Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский Киевта "Хокуклар һәм ирекләр" дигән темага лекция укыды [видео]


Ходорковский: Украинадагы хәлләр өчен Мәскәү дә җаваплы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:24 0:00

Ходорковский: Украинадагы хәлләр өчен Мәскәү дә җаваплы

Узган атна ахырында Киевка килгән ЮКОС нефть ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковский Политехник институтта "Хокуклар һәм ирекләр" дигән темага лекция укыды.

Ул Украинадагы соңгы үзгәрешләрне дөнья күләмендәге вакыйга буларак бәяләде. Ходорковский, радикалларның гамәлләрен күз алдында тотып, инкыйлаб вакыйгаларында ялгышлар җибәрелүен дә әйтте.

Ходорковский фикеренчә, Украина вакыйгаларында тышкы фактор хәлиткеч роль уйнамый.

Кичә Ходорковский Евромайдан активистлары белән очрашты һәм Киевның Бәйсезлек майданында чыгыш ясады. Украинадагы сәяси кризис вакытындагы Русия гамәлләрен гаепләде.
XS
SM
MD
LG