Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читада сугышка каршы пикетта катнашучыга җинаять эше яный


Кировта Русия гаскәрләрен Украинага керткәнгә протест митингы
Кировта Русия гаскәрләрен Украинага керткәнгә протест митингы
Читадагы “Солидарность” хәрәкәте активисты Наталья Филонова кичә Кырымга Русия гаскәрләрен кертүгә протест белдереп ялгыз пикет үткәргәндә тоткарлана. Ул Чита үзәгенә “Ирек өчен” һәм “Путин – агрессор” дигән язу күтәреп чыккан. Бүген Читадагы мәхкәмә полиция хезмәткәрләренең кануни таләбенә буйсынмаган өчен аны административ сак астына алу карары чыгарды.

Хәзер эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Филоновага җинаять эше ачу өчен тикшерү комитетына документлар әзерләнә.

“ОВД-Инфо” мәгълүматларына күрә, узган атнада Украина эшләренә Русия тыкшынуга протест белдергән 400-дән артык кеше тоткарланган.

15 мартта оппозиция Мәскәүдә “Тынычлык маршы” үткәрә, чара хакимиятләр белән килешенгән.
XS
SM
MD
LG