Accessibility links

Татарстанда быел Нәүрүз бәйрәме дәүләт акчасына оештырылачак


Казанда Нәүрүз бәйрәме. 21 март 201.
Казанда Нәүрүз бәйрәме. 21 март 201.
Нәүрүз Татарстанның 2020 елга кадәр кабул ителгән милли сәясәт програмына кергәнгә, быел аны үткәрү өчен миллионнан артык акча бирелергә тиеш һәм бу бәйрәм дәүләт дәрәҗәсендә булачак. Бу хакта Азатлыкка Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов белдерде.

Аның сүзләренчә, моңа кадәр Нәүрүзне үз теләкләре белән төрле милли оешмалар гына үткәреп килгән. 22 мартта "Әкият" курчак театры алдында булачак беренче зур бәйрәм татарга Нәүрүзне кайтару да булып тора, дип әйтә ул. “Бу бәйрәмне дәүләт үз карамагына алганга Нәүрүздә иң яхшы татар сәнгать төркемнәре чыгыш ясаячак”, ди Шәрипов. Нәүрүздә республикадагы 11 милли оешма катнашачак. “Әкият” каршындагы бәйрәмнән кала оешмалар Нәүрүзне үзләре өчен генә дә бәйрәм итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG