Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисад белгечләре Кырымны сәяси проект дип бәяли


Русиянең хәрби көймәсе Акъяр ныгытмасына кайта
Русиянең хәрби көймәсе Акъяр ныгытмасына кайта
Кырымны Русиягә кушарга чакырулар көчәя бара. Азатлык бу кушуның Русия халкы кесәсенә ничек тәэсир итәчәге турында белгечләр фикерен сорашты. Моңарчы Кырым бюджетының 60 проценттан артыгы Киевтан финансланып килгән иде.

Ринат Гатауллин, икътисад фәннәре докторы:

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин
Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин
– Кырымның икътисады шактый көчле дип уйлыйм. Анда бакчачылык киң җәелгән, игенчелек бар, анда нефть һәм газ да бар. Киреч (Керчь) тирәсендә тимер мәгъдәне дә бар. Яхшы менеджмент булган очракта, Кырым үз-үзен туйдыра алырлык җирдер дип исәплим. Икенче бер нәрсәне дә исәпкә алырга кирәк -- Кырым Русиягә кушылган очракта, монда татар, башкорт һәм башка мөселман халыкаларга караш бәлки яхшы якка үзгәрер. Шуңа күрә без монда икътисади ягын гына түгел, башка ягын да карап уйлыйбыз. Халык арасында төрле сүзләр йөри, әмма Кырымның Русиягә кушылуы файдалы буламы, юкмы – ул турыда бердәм фикер юк. Соңгы елларда Русиядә үсеш проектлары хосусый капитал белән бәйле. Русиягә каршы кертелергә мөмкин халыкара чикләүләрнең аларга тәэсире көчлерәк булырга мөмкин. Ә акчаның Кырымга китүе безнең хәлгә тәэсир итәр дип әйтмәс идем.

– Димәк, Кырымны кушу Татарстан һәм Башкортстан халыкларына финанс ягыннан тәэсир итмәс дип уйлыйсызмы?

– Безнең бит монда җыелган салым акчаларның болай да яртысыннан да азрагы гына кала. Шуңа күрә Кырымга акчалар федераль бюджеттан бирелер дип уйлыйм. Республикаларда каласы акчаны киметә алмаслар дип уйлыйм. Безнең акчалар монысы – мәгарифкә, монысы – сәламәтлек саклауга, монысы – башка берәр социаль чыгымга дип бәйләнгән. Ә Русиягә киткән акчаның бәйләнеше алай нык түгел. Шуңа күрә ул акчаларны иркенрәк тотарга була.

Наталья Зубаревич, география фәннәре докторы:

География фәннәре докторы Наталья Зубаревич
География фәннәре докторы Наталья Зубаревич
Кырымга күпме акча биреләчәген исәпләү мөмкин түгел. Бик зур акчалар биреләчәген ныклы ышаныч белән әйтә алам, әмма күпме икәнен... Андагы икътисадның ни хәлдә булуы билгесез. Социаль чыгымнарны өстебезгә алырга туры киләчәк. Әмма ике миллион чамасы кеше алай ук күп тә түгел. Инвестицияләр, хезмәт хакларын күтәрүләр... Анда әлбәттә төп акчалар инвестицияләргә китәчәк. Күпме икәнен белмим. Чөнки аларның икътисадка бернинди катнашы юк, бу – сәяси карар.

Евгений Гонтмахер, икътисад фәннәре докторы:

Икътисад фәннәре докторы Евгений Гонтмахер
Икътисад фәннәре докторы Евгений Гонтмахер
– Кырымны кайтару ул – сәяси проект, һәм әлбәттә, беренче елларда ул Чечня кебек үк акчаны федераль бюджеттан алачак. Өстәвенә төбәкләрне инде хәзер үк Кырымга үз бюджетларыннан ярдәм күрсәтергә мәҗбүр итәләр. Алдагы якын елларда анда ниндидер акчалар китәчәк, әмма алар Русиянең башка төбәкләренең чыгымнарын киметү хисабына булачак. Русиянең калган өлешләренә хәлиткеч зыян китермичә моны күпме дәвам итеп булачагын әйтү мөмкин түгел, моны күзаллап булмый. Элегрәк Кырымның беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев ярымутрау Русиягә кушылган очракта, Русиянең Кырымга инвестицияләре якын арада ук берничә миллиард доллар булачагын әйткән иде. Кырым хакимиятләре Русия эшмәкәрләре дә Кырым проектларына биш миллиард доллар бирер дип көтә.

Алексей Кудрин, элекке финанс министры

Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин
Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин
Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин атнакич Петербур һәм Ленинград өлкәсе сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге утырышында чыгыш ясап, Русия икътисадының югалтулары һәр өч ай саен 50 миллиард доллар булырга мөмкин дип кисәтте. Кудрин фикеренчә, әгәр дә Русия банклары АКШ һәм Европа берлеге хисаплары аша түгел, ә башка илләр аша эш итәргә мәҗбүр булса, бик күп капитал Русиядән китәчәк.

Кудрин шулай ук Русиягә каршы кертелергә мөмкин чикләүләрнең кайбер уртак проектларның ябылуына китерәчәген дә әйтте. Элекке финанс министры Русиядәге корпоратив тармакка читтән 700 миллиард доллар кредит алынганлыгын да искә төшерде.
XS
SM
MD
LG