Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар референдумга протест белдереп чылбыр булып тезелә


Кырымтатар хатын-кызлары, балалар Русиягә кушуга протест чарасында. 8 март 2014
Кырымтатар хатын-кызлары, балалар Русиягә кушуга протест чарасында. 8 март 2014
Кырымда Кырымтатарлар милли мәҗлесе Украинаның берлеге өчен, рефрендумга һәм автоном республиканы Русиягә кушуга протест белдереп чара үткәрә.

Меңнәрчә кешеләр Русия кулы астындагы Кырым хакимиятенә протест белдереп кулга-кул тотынышып зур юлларга баса. Бу чарада кырымтатарлар гына түгел, Украин оешмалары активистлары һәм шулай ук башка милләт вәкилләре дә катнаша.

Элегрәк мәҗлес провокация ихтималы сәбәпле кан коюдан шикләнеп Акмәчеттә күп кешелек чарадан баш тарткан иде. Алар Кырымны Русиягә кушуга каршыларга карата хакимиятләр репрессияне көчәйтү өчен төрле ысуллар кулланырга мөмкин дип шикләнә.

Рәсми мәгълүматларга күрә, меңгә якын кеше Кырымнан киткән. Бу сан күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки кырымтатарлар үзләренең ханымнарын, балаларын Украинаның көнбатыш төбәкләренә күчерә.
XS
SM
MD
LG